Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Илһам кайчан килә

Кемгә ничектер,белмим,ә менә минем үземә илһам дигәннәре төрле-төрле ”кыяфәттә” килә! Ничек инде дисезме?! Хәзер аңлатып китәм.

 

Кечкенәдән иҗат итәргә яратам мин. Мәктәптә укыган вакытта бик тә китаплар укырга ярата идем. Татар теле,татар әдәбияте дәресләре минем өчен гадәти бер дәрес кенә түгел, ниндидер бер бәйрәм кебек иде. Әлбәттә, монда укытучым Гөлнур апа Әхмәтованың да өлеше зур булгандыр мөгаен. Ул безгә нинди дә булса темага инша язарга бирсә,мин инде ”урра” кычкырмыйча калмый идем. Чөнки, мин бер яза башласам, җиде-сигез бит язмый туктамыйм. Рәхәтләнеп,җәелеп китеп язам. Икенче көнне укытучым бу язганнарымны күрә дә, ”Мин сиңа алтылы булса, һич шиксез алтылы куяр идем!” дип мактый. Минем язганнарны сыйныфташларыма да үрнәк итеп күрсәтә. Әлбәттә инде бу миңа тагы да тырышыбрак язарга этәргеч бирә. Әти-әниемнән күчкән сәләттерме бу, Ааллаһ тарафыннан бирелгән талантмы, белмәссең... Ни генә булмасын шушындый үзенчәлекле кеше булуым белән бик тә горурланам, иң мөһиме-мин иҗаттан рәхәтлек,ләззәт алам. Ниндидер бер кечкенә генә шигырь юллары язып куйсам да, мин үземдә яшәү дәрте тоям,иңнәремдә очар канатлар үскәндәй хис итәм. Бу әлбәттә барлык иҗат кешеләренә дә таныш халәттер.

Шул ук вакытта,мин үземнең якыннарымны тәмледән тәмле ризыклар белән сыйларга яратам. Юк, юк, кибеттән алганы белән түгел,нәкъ тә менә үзем пешергәне белән. Якыннарымның “Ай-яй, тәмле булган!” дигән сүзләрен ишетүнең рәхәтлекләрен белсәге-е-е-е-з! Шулай мактап торучылар булганда, гел булдыра алмас эшләрне дә булдыра алырмын кебек тоела башлый. Чыннан да, кешене бер сүз белән күкләргә күтәрергә дә, бер сүз белән аның “канатларын” кисергә дә була шул.

Ә инде менә фатир эчендәге, йорт тирәсендәге көндәлек мәшәкатьләр белән мәшгуль булу- үзе бер тарих! Белмим, кечкенәдән авыл тормышын да кайнап, авыл мөхитенә яраклашып үскәнгәдерме, бер минут эшсез тора алмыйм мин. Эшсез утырырга мәҗбүр булган вакытларда үземне шулкадәр начар хис итәм, миңа гомүмән хәрәкәт җитми, тик утырудан тыннарым кысыла башлый. ”Әш эшләп тә бу кадәр армаган идем” дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр бит?! Чыннан да, бу сүзләр тулысынча минем турыда әйтелгән төсле. Мактанып әйтүем түгел,кайвакыт өебезгә кунаклар килеп киткәч, никадәр арыган, талчыккан булсам да, юасын юып, җыясын җыеп бетермичә йокларга да ята алмыйм мин. Бу халәт тә миңа кечкенәдән сеңгәндер күрәсең...

Илһам гадәттә кайсы вакытта килә дип сорарсыз инде тагын! Ә илһамның ниндие килә бит әле аның! Язу-сызу эшләре белән инде күбрәк беръялгызым калганда, я булмаса, бөтенесе йоклап беткәч, төннәрен шөгыльләнергә яратам. Әле бит илһам ул синнән “кайсы вакытта килим?” дип сорап та тормый! Шуңа күрә һәрвакыт янымда каләм белән кәгазь йөртергә тырышам. Башка килгән матур фикерләрне мизгел эчендә язып куймасаң, вакыт үтүгә ул инде истән чыккан була. Илһам дигәннәренең дә үз кагыйдәләре бар икән шул!

Ә инде ашарга пешерү “илһамы” миңа күпчелек төннәрен килергә ярата. Әйе, әйе! Башыма кинәт кенә нәрсә дә булса пешерергә дигән фикер килсә,вакытның соң булуы да минем өчен киртә булалмый! Бәлки кемнәргәдер минем бу гадәтләрем бераз сәеррәк тз булып тоеладыр. Әмма дә ләкин, кеше минем турыда шулай уйлыйдыр дип, һич кенә дә үзгәрә алмыйм шул инде мин. Бу минем-каныма сеңгән!

Бүген һич кенә дә үземне мактау түгел иде максатым. Бары тик үземдә йөрткән төрледән –төрле илһам чыганаклары белән генә бүлешәсем килде, дусларым.

Әле бер көнне интернет челтәрендә шундыйрак бер видиога юлыктым. Бер хатын шәһәрдәге балконына чыккан да тәрәзен ачып урамга ”Илһам,Илһам!” дип, кемгәдер кычкыра. Ирен чакырамы дисәм, бераздан бу хатын болай дипкуймасынмы:

- Чакырам,чакырам,илһам килми.Тәрәзә юармын дигән идем, илһам килсә. Булмады инде, тагын кереп ятып торасы була!” ди. Менә сиңа мә! Ялкаулар өчен менә дигән аклану бит бу...

Шуңа күрә һәрберегезгә дә теләгем шул дусларым: күңелләрегез илһам нурына тулышып торсын. Беләгегездә көч, йөрәгегездә дәрт-дәрман беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен!

Гөлчәчәк Садретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев