Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Язмышларга үпкәләмик әле

Хөрмәтле якташыбыз, юмореска остасы, шагыйрә Хәлидә Галимова иҗаты. Рәхим итеп тыңлагыз, тамаша кылыгыз һәм хозурланыгыз.

Язмышларга үпкәләмик әле

 

Язмышларга үпкәләмик әле

Тәкъдирләр бит күктә язылган.

Кемгә күпме бәхет, күпме кайгы

Үлчәүләргә күптән салынган.

Язмышларны кемнәр үзгәртәлгән

Ярсып елап, рәңҗеп кемгәдер.

Күрәсеңне күрми, гүргә керми,

Әдам, диеп әйткән бит кемдер.

Язмышларга үпкәләмик әле

Кем татамый хәсрәт ачысын.

Бер кем белми кайгы, югалтуның

Кем ишеген килеп шакыйсын.

Язмыш дәфтәрләрен кулга алып

Сөртеп булмый кайбер битләрен.

Киләчәккә өмет белән яшик

Сабыр итеп инде үткәнне.

Язмышларга риза булып яшик

Кемнәр белә гомер чикләрен.

Бүген бар без, ә иртәгә бәлки

Тормыш ишекләре бикләнер.

Язмышларны үзгәртәлми бәндә

Барысы да Тәңре кулында.

Шәмнәр булып янып, нурлар сибеп

Яшик әле гомер барында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев