Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Фирменный ипи

Җәүһәрия Шәрипова төрле өлкәләрдә иҗат итә. Ул шигырьләр, кыска хикәяләре белән укучыларыбызга яхшы таныш. Иҗатында үзенчәлекле юмор да юк түгел. Түбәндә аның шундый шаян бер хикәясен тәкъдим итәбез

Элек-электән һәр гаилә авылда ипине өйдә пешергән. Хәзерге кебек авыл кибетендә ипи сатылмаган. Уңышны кырдан җыеп алгач, һәр хуҗалык үзенә бирелгән ашлыкны алып кайтып, келәткә тутырып куйган. Ел әйләнәсендә тегермәндә он  тарттырып, икмәк һәм башка камыр ризыклары пешергәннәр.

Шулай бервакыт авылда яшәүче Гөлниса апаның оны бетеп китә, дөресрәге бетеп маташа. Иренә бу турыда иртән дә әйтә, төшке аш вакытында сөйләшкән сүзләре дә шушы “бетеп килгән онга”  барып тоташа, кичен тагы чикерткә кебек, ирнең әле бер, әле икенче ягына чыгып, шуны сөйли Гөлниса. Көндә бер сүзне кабатлый торгач, ире Хәмәтдин хатынның сүзләренә ияләшеп китә ахры, колак та салмый. Гөлниса – авылда иң чая хатыннарның берсе саналса, Хәмәтдин – иң акрын, тыныч кеше. Иренең пошмас табигатенә ачуы кабарган Гөлнисаның янә бер көне шулай үтеп китә. Икенче көннеГөлниса иренә кабат әйтеп тормый, төшкә кайткач, кызык итәрмен әле дип кенә уйлап куя. Хәмәтдин  кайтып, өстәлгә килеп утыргач, аш салынган тәлинкә белән беррәттән өстәл уртасында бодай белән тулы савыт күреп:

- Бусы нәрсә була инде? – дип сорап куя хатыныннан аптырап.

- Фирменный ипи, – ди Гөлниса биленә таянып.

- Фирменный түгел, үзең пешергән ипине дә күрмим әле, савытка салынган бодай гына күрәм өстәлдә, – дип җавап кайтара ир сабыр гына.

- Ипине он тарттырып алып кайткач  пешерермен, әлегә фирменные белән ашыңны аша! – дип җавап бирә  ачуы чыккан Гөлниса.

- Ярар, иртәгә тегермәнгә  барырбыз! – ди Хәмәтдин тыныч кына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев