Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Бүген бит көлке көне

Хәерле кичләр теләп Халидә Галимова.

Шаяртканга үпкәләмик

Бүген бит көлке көне.

Ачуланмый елмай әйдә

Алдасалар әгәр сезне.

Көлеп каршылыйк язларны

Беренче апрель җиткэн бит.

Юрган булып яткан карлар

Эреп, агып киткән бит.

Кояшы да көлеп тора

Жиргә карап, нур сибеп.

Елмай карап дус, туганга

Җан Җылысын син биреп.

Көлә-көлә яшик әле

Елар чаклар булса да.

Язмыш дигәннәре кайчак

Камчы белән сукса да.

Тик чамасын белеп шаярт

Уеннан чыгар уймак.

Усал итеп шаяртсагыз

Төшэргэ мөмкин тукмак.

Салкын мунчага барсагыз

Авыз ерып кайтыгыз.

Уф, бигрәк кызу булды, дип

Өсне салып атыгыз.

Алдап җибәргән кунаклар

Килеп керсәлэр кайчак.

Тиз генә табын корыгыз

Елмаеп барып җайлап.

Кәлик әле көлке көнне

Юк әэбәпне бар итеп.

Елмаеп, көлеп, куанып

Яшәрбез йөзгә җитеп.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев