Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Азнакайлыларга Көлке көне уңаеннан Расих Шакирҗановтан мәзәкләр

– Вәт, җитте замана! 60 яшем дә тулмады, югыйсә, карт дип эшкә алмыйлар, яшь дип пенсиягә чыгармыйлар!

– Бер ай элек ит комбинатына экскурсиягә барган идем, тутырма ашамыйм хәзер. Өченче көн икмәк заводына бардым, ипи дә ашамамдыр башка. Киләсе атнада спирт заводына чакырдылар. Бармам, ахыры…

 

 

– Акчаны ничек саклыйсың: доллардамы, евродамы?

– Истәлекләремдә…

 

 

– Бабай, ит ашамаучыларны ничек атыйлар?

– Пенсинерлар…

 

 

– Гафу итегез, банкка шәрә килеш керергә ярамый!

– Мин ипотеканы гына түләп чыгам…

 

 

– Вәли, быел ял итәргә барасызмы?

– Юк!

– Нишләп?

– Башка елларны акча булмаганга бармый идек, быел коронавирус сәбәпле.

 

 

– Шашлыгыгыз пешмәгән, ахыры. Чәйнәп булмый!

– Битлегегезне салыгыз башта!

 

 

– Хатыннарның төрлесе була, улым: бер ише ире соңга калганы яратмый, икенчеләре – иртә кайтканны.

Ишеткәннәрдән Расих Шакирҗанов язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев