Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Авылым унганнары

Татар авылларының иң зур байлыгы-аның тырыш, уңган халкыдыр мөгаен.

Авыл баласы бит ул кече яшьтән эшкә, хезмәткә, матурлыкка тартылып үсә. Үсеп буйга җиткәч тә, һәр иртә саен сөенеп эшенә ашыга, бөтен күңелен яраткан хезмәтенә багышлый. Әле ул гынамы, йорт-җирен, каралты-курасын да төзекләп, матурлап, башкаларга үрнәк булырдай итеп тота. Нинди генә авырлыклар булса да, куркып, каушап калмый, тырышлыгы белән куйган максатларына ирешә, яңадан-яңа үрләр яулый, дәрәҗәләргә ирешә. Безнең авылда да хөрмәткә лаек мондый кешеләр шактый. Шуларның берсе-Абдуллин Айдар һәм Ильмиралар гаиләсе хакында язып китмәкче булам бүген сезгә.

Абдуллиннар гаиләсе Азнакай районы Сарлы авылы халкы арасында иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Гаилә башлыгы Айдар абый шушы авылда туып үскән тырыш егет. Тормыш иптәше Ильмира апа исә Бакалы районы Урманай авылы кызы. 1991 елның 5 январенда матур итеп гаилә учагын тергезеп җибәрәләр алар. Айдар абый озак еллар эретеп ябештерүче булып эшли, Илмира апа исә авылның почта бүлеген җитәкли. Шушы күркәм парның мәхәббәтеннән 3 бала: ике малай, бер кыз дөньяга аваз сала. Әниләре Наҗия апа да аларның төпле терәге, киңәшчеләре, таянычлары. Ильмира апа белән алар килен белән кайнана кебек түгел, әни белән кыз кебек матур итеп гомер кичерәләр.

Бүгенге көндә инде балакайлары да үсеп, кош балалары кебек туган оядан таралышып бетеп баралар. Айнурның үз гаиләсе. Энҗесе белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Айназарлары белән Зариналары исә, мәктәпне тәмамлап, югары уку йортында укуларын дәвам итәләр. Балалар да нәкъ әти-әниләре тәрбиясендәгечә тырыш, булдыклы, уңганнар. Куллары барлык эшкә дә ятып тора. Шулай булмый ни, ”Оясында ни күрсә, очканында шул булыр!” дип, белми әйтмәгән шул безнең татар халкы.

Ә Ильмира апа турында инде аерым әйтеп үтми булмый. Кай арада өлгерә дә, кайчан гына тудыра икән ул үзенең ишек алдындагы гүзәллекләрне, белмәссең... Аларның капкасын ачып керүгә үк, үзеңне ниндидер бер әкияти мөһиткә эләккәндәй тоясың. Андагы аллы-гөлле чәчәкләрнең хуш исенә, матурлыгына башлар әйләнә, ә чисталык-пөхтәлеккә исә, хәйран калырлык! Менә нинди була ул безнең чын, үрнәк татар хатын-кызлары! Аш-суга да, кул эшләренә дә, гомүмән алганда бар эшкә дә сәләтле ул Ильмира апа.

Шушы гаилә үстереп саткан малларның итен дә чират торып алып бетерә авыл халкы. ”Куллары тәмле” диләр алар турында. Бар эшне дә күңел биреп, ”булсын”дип эшләгәннең нәтиҗәсе инде бу, әлбәттә.

Әлеге күркәм гаилә турында күпме генә мактау сүзләре сөйләсәм дә,сөйләнеп бетмәс кебек. Минем сүзләремә генә ышанмасагыз, үзегез дә килеп күреп китә аласыз! Киң күңелле, кунакчыл гаиләнең туганнары, дуслары, күршеләре өчен дә капкалары һәрчак ачык. Күңел җылысын салып тудырган шушы матурлыклларының бәрәкәтен тоеп, туган нигезләрендә озак еллар парлап канат кагарга язсын дип кенә телисе кала аларга!

Гөлчәчәк Садретдинова, Азнакай шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев