Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Сарлыда Гөлчәчәк Садретдинованың иҗат кичәсе узды

Ык буена сыенып утырган гүзәл Бүләк авылында туган Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева иҗаты райондашларга гына түгел, республика матбугаты аша башка төбәкләргә дә яхшы таныш.

Әле күптән түгел аның бишенче китабы дөнья күрде. “Ак хыяллар канатында” дигән шигъри җыентыкны тәкъдир итү кичәсе туган ягында – Сарлы авылы мәдәният йортында узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, Сарлы авыл җирлеге башлыгы Марат Шәрипов, Гөлчәчәкнең элекке җитәкчес Владимир Кротов, иҗатташ дуслары, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзалары, китапханәчеләр, туганнары тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Кичә укучылар башкаруында авторның шигырьләре, “Азнакай гүзәлләре” триосы, Марат Мозаффаров башкаруында Гөлчәчәк Садретдинова сүзләренә язылган җырлар, биюләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев