Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Район үзәк китапханәсендә әдәби сүз остасы, журналист Ирек Бәдретдиновның иҗат кичәсе узды -ФОТО

Журналист Ирек Бәдретдинов авиация институыннан нигә киткән?

(Азнакай, 21 сентябрь, "Маяк", Резеда Шарипова) Район үзәк китапханәсендә әдәби сүз остасы, журналист Ирек Бәдретдиновның иҗат кичәсе узды.Уразай авылында туып-үскән егетнең журналистикага юлы урау була.  Мәктәпне көмеш медальгә тәмамласа да, башта ул колхозда мехнизатор ярдәмчесе булып эшли. Аннан Себер якларына урман кисәргә  китеп карый.  Казан авиация институтына укырга керү бәхетенә ирешә, әмма бу һөнәргә күңеле ятмыйча, ике айдан үз теләге белән гариза язып, Уразаена кайта.  Институт тарихында мондый хәлне күргәннәре булмый, укытучылар шаккатып кала. Солдат шулпалары эчкәннән соң, район типографиясенә газета басучы булып эшкә керә. Армия чорында “Маяк” газетасына шигырьләрен, язмаларын җибәреп торганга, аны монда беләләр һәм озакламый редакциягә алалар. Бүлек мөдире, татар мәктәбен бетерсә дә, рус теленә оста тәрҗемәче булып эшли. Югары партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, аның хезмәт юлы Казан белән тоташа: “Татарстан коммунисты” журналында җаваплы сәркәтип булып эшли. Әмма ул Казанны кабул итә алмый һәм гаиләсе белән туган ягына күченеп кайта. “Татарстан хәбәрләре” газетасының нефть төбәге хәбәрчесе, аннан “Нефтяник Татарстана” газетасының баш мөхәррире булып эшли. Тырыш хезмәте мактаулы исемнәр, дәрәҗәле премияләр белән билгеләнгән. Татарстан матбугаты хезмәткәрләренең иң олуг бүләге – 2007 елда “Бәллүр каләм”не яулый.

Болар өстенә Ирек Бәдретдинов шаян хикәяләр һәм лирик шигырьләр авторы, табигать фасылларын камерасына оста элеп алучы фотограф, рәссам, курайчы да.

Аның барлык тормыш һәм иҗат юлын китапханәче Ләйсән Габдуллина бик оста ачып салды.

Юбилярга Әлмәт яучылар берлеге, “Маяк” газетасы редакциясе коллективлары, хезмәттәшләре, авылдашлары, туганнары җылы теләкләрен җиткерделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев