Бик күп бүләкләрен алып
Кыш бабай килеп җиткән.
Атларның да елгырларын,
Иң җитезләрен җиккән.
Зур капчыкка тутырган ул
Балаларга бүләкләр:
Тәмледән-тәмле җимешләр,
Һәм кәнфит-прәннекләр...
Һәрберебез кыш бабайга
Һөнәрләрне күрсәттек.
Ә ул безгә бүләкләрне
Бирде тигез өләшеп.
Кыш бабай да безнең белән
Бәйрәм итте бик теләп.
Киткән чакта саубуллашып
Теләде изге теләк.
Дөньядагы бар халыкка
Булсын җирдә Тынычлык!
Шатлык балкысын йөзләрдә,
Берләштерсен чын Дуслык!
4 декабрь 2024 ел,
Нет комментариев