Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакайның "Гөлстанчылары" 55 еллыгын каршылый

Моннан нәкъ 55 ел элек, ягъни 1959 елда, "Маяк" газетасы каршында «Гөлстан» әдәби берләшмәсе оеша. Танылган язучылар Мәхмүт Хәсәнов, Нур Әхмәдиев, газетаның әдәби хезмәткәрләре Мөгамбәр Шәрифуллин, Әсгать Сәгытдинов, Нәсимә Фазлыева, Нәфис Гәрәйшин төрле чорларда "Гөлстан"ны җитәкләп, яшь каләм ияләренә юл күрсәтүчеләр була. Шушы еллар эчендә «Гөлстан»да канат ныгытып, Марсель Галиев,...

Моннан нәкъ 55 ел элек, ягъни 1959 елда, "Маяк" газетасы каршында «Гөлстан» әдәби берләшмәсе оеша.


Танылган язучылар Мәхмүт Хәсәнов, Нур Әхмәдиев, газетаның әдәби хезмәткәрләре Мөгамбәр Шәрифуллин, Әсгать Сәгытдинов, Нәсимә Фазлыева, Нәфис Гәрәйшин төрле чорларда "Гөлстан"ны җитәкләп, яшь каләм ияләренә юл күрсәтүчеләр була.


Шушы еллар эчендә «Гөлстан»да канат ныгытып, Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, Фәйрүзә Исмәгыйлова, Данис Хәйруллин, Әнәс Исхаков, Рөстәм Зәкуанов, Резеда Шәрипова Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде.


Фәһим Шәймәрданов, Сәрия Вилданова, Фәүзия Төхбәтуллина, Фәнис Исламов, Җинан Гарифуллина, Сәлах Шәрипов, Рәфыйкъ Биккенов, Тәкыя Шәрипова, Гүзәл Аитова арабыздан китсәләр дә, исемнәре районыбыз күгендә якты йолдыз булып яна.


Өлкән яшьтәге Әзһәр Галимов, Мөдәрис Усманов шулай ук заманында берләшмәнең иң актив әгъзалары булды.


Еллар уза, буыннар алмашып тора. Азнакай җире беркайчан да талантларга сусамады. Әдәби берләшмәбездә дә яңа исемнәр калка, арада илһамлы яшьләрнең күплеге куандыра.


"Гөлстан"чылар бүген дә районның әдәби-мәдәни казанында кайнап, телебезне үстерүгә өлеш кертәләр, мәктәпләрдә очрашуларда булалар, яшь көчләрне барлыйлар, төрле кичәләрдә актив катнашалар.

Узган ел район башлыгы ярдәме белән "Гөлстан - иҗатчылар учагы" һәм "Рухият" фонды ярдәме белән нефть төбәге районнарының каләм ияләре иҗат җимешләрен үз эченә туплаган "Илһам чишмәсе" дигән китаплар, гөлстанчыларның аерым басмалары дөнья күрде.


Резеда Шәрипова,

"Гөлстан" әдәби берләшмәсе җитәкчесе,

ТР Язучылар берлеге әгъзасы

Инзилә Хөсәинова


Ак кар кебек булсын күңелем
Тышта ак кар ява энҗе бөртегедәй,
Кулларыма минем ята да.
Күңелемә аклык, сафлык өсти
Киләчәктә балкып янарга.

Карыйм да мин таңга калам,
Җиргә төшкән һәрбер бөртеккә.
Алар сыман чиста булсын иде
Гомерлеккә минем күңел дә.



Гүзәл Кәлимуллина


Кышкы вальс
Бөтерелеп карлар вальс бии,
Җире-күге гүя тоташкан!
Кыш-аккошкай бүген сәхнә тота,
Хисләр бураннарда адашкан.

Ак кар булып җиргә бәхет ява,
Аклык иңә туңган күңелгә.
Мин дә ак кар булып бөтереләм,
Җиһан белән кушылып бергә!



Илмира Сәлахова


Кызларым -йолдызларым
Кошчыкларым, кызчыкларым
Тезелешеп үстеләр,
Парлашып, олы тормышка
Очтылар да киттеләр.

Оча гына күрсеннәр шул
Җилпеп пар канатларын,
Сокланып читтән күзәтәм,
Сагынып үскән чакларын.

Мине күкләргә күтәрә
Нык терәкле биш кызым -
Әтиләре бүләк иткән
Биш чардаклы йолдызым.
Айгөл Вәлиуллина
Аңламадың...
Тойдыңмы,
Җил булып
сине иркәләп узганымны,
Чәчәкләр сибеп бизәдем
Барачак юлларыңны?..

Күрдеңме,
Караңгы төндә
йолдыздай атылганымны,
Чишмәләр булып җырладым
Мин сагыш-моңнарымны?..

Сиздеңме,
Болында ялгыз ак каен булганымны,
Күбәләк булып алдыңа
Наз эзләп кунганымны?..



Мәгъсүмә Гәрәева


Тупылларым
Тупылларым минем, тупылларым -
Авыл башындагы биш сердәш!
Яшьлегемә йөгереп кайтам кебек
Җырыгызны сезнең ишеткәч.

Серләшергә килдем яныгызга,
Балачактан бирле дуслар без,
Сез бит мине әнием кебек сөеп,
Битләремнән үбә идегез.

Ниләр сөйлим сезгә, тупылларым?
Минем тормыш матур, түгәрәк.
Балаларым зурлый, хөрмәт итә,
Оныкларым үсте тәгәрәп...

Ә шулай да бик сагынам сезне,
Менә килдем, димәк үз итәм.
Хәтта төшемдә дә мин бит сезнең
Сагыну җырыгызны ишетәм.

И, яшьлегем, минем, унсигезем!
Белгән кебек әллә кайлардан,
Миңа сәлам тапшыруны сорап,
Тупылларга әйтеп калдырган.


Әдип Гаязов


Бер йотым су эчә алу - нинди бәхет,
Күз карашым сирпү -могҗиза.
Бер ишарәм - галәм киңлегедер,
Бер адымым - тулы бер җиһан.

Рәнҗисеңме, бел син шуны:
Мин синнән күбрәк әрним.
Яралыны кыйнама син,
Үземне дә бик әрлим.

Кайвакытта жәлләгәнмен,
Жәлләгәнемне жәллим.
Син алтындыр, тик хисләрне
Синең алдыңда җәймим.



Халидә Галимова


Сүз
Бер сүз җитә кешеләргә
Зур җиңүгә илтергә,
Бер авыр сүз җитә кайчак
Бу дөньядан китәргә.
Аңлашырга бер сүз җитә.
"Җаным!" - диеп дәшүләре
Кайтарала хәтта гүрдән,
Салкын сүзләр егып төшерә
Иң югары менгән үрдән.
Сүз дип кенә карамагыз,
Әйткән сүз - ул аткан уктыр.
Күпме генә үкенсәң дә
Яман сүзгә аклау юктыр.
Яхшы сүз - ул җан азыгы,
Жәлләмәгез матур сүзне.
Бер яратып эндәшсәгез,
Биш мактарлар үзегезне.



Гөлчәчәк Садретдинова


Сөйгән ярыма
Бәхет ишекләрен ачып кердем
Шау чәчәкле яшьлек язымда,
Бер мизгелгә генә шул чакларны
Кайтарасы иде тагын да!

Куллар - кулда, күзләр - күздә генә,
Йөрәкләр дә бергә типтеләр,
Сөю тулы никах сәгатьләре
Бик бәхетле безне иттеләр.

Синең белән менәм тормыш үрен,
Якынайды безнең аралар.
Болындагы гүзәл чәчәкләр күк
Тәгәрәшеп үсә балалар.

Яшьлек язым бүләк иткән ярым,
Гомерлеккә диеп яраттым,
Ялгышып та хәтта искән җилләр
Каермасын парлы канатым!



Ләйсән Гәрәева


Шигырь туды күңелемдә
Шигырь туды күңелемдә
Нарасый бала кебек,
Йөрәк бишегемә салдым
Хис-тойгыларга төреп.

Шигырь туды күңелемдә,
Яңа шигырь, өр-яңа.
Димәк аның да хакы бар
Яшәргә бу дөньяда.

Яшәү һич тә җиңел түгел,
Яшәү бит ул - максатлы.
Минем максат - Ана булу,
Ана булу - ансатмы?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның