Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакайның «Гөлстан» әдәби берләшмәсе утырышы узды

Азнакай районы «Маяк» газетасы редакциясе каршында эшләп килүче «Гөлстан» әдәби берләшмәсенең утырышы узды.

Анда Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев катнашты. Ул гөлстанчылар алдына яңа бурычлар куйды, аеруча яшь каләмчеләр белән мәктәпләрдә эшне активлаштырырга тәкъдим итте.

Башкарылган эшләргә йомгак һәм киләчәккә планнар белән «Гөлстан» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Р.С.Шәрипова таныштырды. Утырышта «Маяк» газетасы мөхәррире Ф.Ф.Шәйхулов редакциянең агымдагы елга эш планы турында чыгыш ясады. Әңгәмә барышында район үзәк китапханәсе директоры урынбасары Зөлфия Саттарова, мәдәният йортының «Юлдаш» агитбригадасыннан Айгөл Зарипова фикерләрен җиткерде. Алга таба «Гөлстан» әдәби берләшмәсе белән уртак эш планы расланды.

«Гөлстан» әдәби берләшмәсенең бюросы сайланды.

Бу хакта тулырак - газетабызның чираттагы санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев