Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакай шагыйрәсе, драматург Сәрия Вилданованың тууына 85 ел

Сәрия Сәлмән кызы Вилданова 1936 елның 5 апрелендә Азнакай районы Галимовка авылында туа.

1955 елны Азнакай мәдәният йортына билет сатучы булып эшкә урнаша. Казанда укып кайткач, телефонистка булып эшли.

Шигырьләрне мәктәп елларыннан ук яза башлый. 1975 елдан "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзасы. Беренче шигырьләре, хикәяләре "Маяк" газетасында күренә. Күмәк җыентыкта шигырьләре басыла. Әлмәт дәүләт драмтеатры аның "Тапталган чәчәкләр" драмасын, "Кызыбызга кияү кирәк" комедиясен, Минзәлә дәүләт драмтеатры "Чулпыларың бизи буеңны" драмасын, Оренбург дәүләт драмтеатры "Судсыз хөкем" драмасын сәхнәләштерә. Азнакай халык театры "Бака боты", "Бата..., калка", "И замана" комедияләрен сәхнәгә менгерә. 1997 елда Азнакай халык театры "Бата, калка" спектакле белән Республика халык театрлары смотрында катнашып, лауреат исеменә лаек була. Шигырьләренә Сафуан Хәбиров, Рәис Нәгыймов, Фирзәр Мортазин, Мәсгут Имашев, Фәридә Кәлимуллина һәм башка композиторлар көй язды.

1998 елда Мәхмүт Хәсәнов бүләге лауреаты.

Кызганычка каршы, Сәрия Вилданова инде арабызда юк, әмма аның якты иҗаты азнакайлылар күңелендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев