Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Туган тел көне кысаларында Азнакай 8 нче урта мәктәбендә «Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзалары Резеда Шәрипова, Гөлчәчәк Садретдинова һәм Айгөл Вәлиуллина белән очрашу узды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Галиева кыскача шагыйрәләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышытырып узды. Укучылар кунакларның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын-биюләрен бүләк иттеләр.
Соңыннан очрашу күмәк «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Нет комментариев