Биргән вәгъдәләрегез гомерлек булсын: узган атнада шәһәребезнең Никахлашу сараенда тантаналы рәвештә Рәилә һәм Рәзил Абдуллиннарның никахларын теркәделәр.
“Зәңгәр беретлылар” бәйрәм итте: шәһәрнең Җиңү паркында Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан тантаналы чара үтте.
Азнакай данын еракка танытты: мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологларның республика конкурсында якташыбыз Илнур Төхбәтуллин быел да җиңү яулады.
“Сәпәй-кәмит” көлдерде дә, җырлатты да, биетте дә: Сәпәй авылында Рима һәм Шамил Абдрахмановлар капка төбендә урам бәйрәме узды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 3 августка булган оператив мәгълүматлары, төбәк демография программасының чаралар планы, 1 августтан яңа закон-таләпләр, укымышлы нәсел дәвамчысы хакында, августта башкарылачак бакча эшләре, азнакайларның җәйге ял тәэсирләре. Әлеге һәм башка бик күп материаллар бары тик «Маяк»ның бүгенге җомга саныннан укып белә аласыз.
2VtzqvPJj7b
Нет комментариев