25 августта чыккан «Маяк» газетасына видео күзәтү
Бәйрәмнәргә рәхим итегез: Татарстан Республикасы, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, шәһәр һәм бистә көннәре уңаеннан районда зур бәйрәм чаралары узачак.
Азнакай педагогларын уңышлы укыту серләренә өйрәттеләр: Ул “Каракуз” фестивале кысаларында “Татнефть” компаниясенең Хәйрия фонды ярдәмендә Цифрлы иҗат академиясе тарафыннан Татарстанның көньяк-көнчыгышы районнарында өченче елын оештырыла.
Төзек юллар – иминлек нигезе: Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утырышында бүген көн кадагына килеп баскан мәсьәләләр каралды.
Чишмәләр җыры тынмасын: Узган атнада Чалпы һәм Митрәй авылларында чишмәләр ачылды.
Үчәлледә балыкчылар ярышты: Узган ял көннәрендә Азнакай районының Үчәлле авылында мөселман яшьләре һәм руханилары арасында балык тоту буенча «Дуслык» чемпионаты узды.
Яңа Юлда яңа мәчет калыкты: 23 августта шәһәребезнең Яңа Юл микрорайонында яңа мәчет ачылды.
Батырлыктан торган кыска гомер; Николай Петрушин илебезгә, республикага, районыбызга бик күп танылган шәхесләр, хөрмәтле кешеләр биргән Актүбә бистәсендә үсә.
Шулай ук «Маяк» газетасының бу санында гына: сентябрь аена намаз вакытлары,тәмле рецептлар. Һава торышы фаразлары. Тәбрикләүләр. Реклама һәм башка бик күп материаллар бары тик «Маяк»ның 25 август саныннан укып белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев