Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лаләне нишләтергә?

Лаләләр чәчәк атып бетергәч, аңа ашлама кертеп, киләсе сезонга әзерлиләр.

Чәчәк таҗлары коелгач, сабак башындагы орлык тартмасын кул белән сындырып яки кисеп алырга кирәк. Болай эшләгәч, чәчәк суганы орлык үстерергә көчен сарыф итмәячәк.

Көннәр коры торса, чәчәккә әле тагын ике атна чамасы су сибеп торырга кирәк, калийлы ашлама кертергә була, әмма азотлыны сипмәгез. Яфраклары һәм сабагы саргайгач, аларны җиргә якынрак урыннан кисеп ташлагыз.

Лалә суганын 2-3 елга бер тапкыр казып алырга, чистартып, күләгәдә киптерергә һәм катыргы тартмада сакларга киңәш ителә. Температура 17 градус тирәсе булырга тиеш. Аннары көзен кабат түтәлгә чыгарып утыртырга кирәк. Болай эшләмәсәң, елдан-ел суганчалар туфракка тирәнрәк бата һәм тишелүе кыенлаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев