Азнакай хуҗабикәләренә файдалы киңәшләр
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азнакай хуҗабикәләренә файдалы киңәшләр

Вазада җиләк-җимеш озаграк бозылмый торсын өчен, янына 1 лимон куегыз.

  • ​​​​​​ Ит яхшы кызсын өчен, кайнар майга аз гына он сибәләр.
  • Ак ипи белән карасын бергә сакларга ярамый. Икесенең дә тәме үзгәрә.
  •  Угычтан уылган чи бәрәңгегә, каралмасын өчен, шундук аз гына сөт өстәргә кирәк.
  • Лавр яфрагын ашта калдырмагыз, ул шулпага әче тәм бирә.
  •  Каты тәңкәле балыкны 15-30 секундка кайнар суга салып алсагыз, җиңелрәк чистарыр.
  •  Атланмай кыздырганда каралмасын өчен, табаны үсемлек мае белән майлагыз.

Киңәшләребез файдалы булсын!

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев