Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Августта бакча эшләре буенча киңәшләр

Август ае җәй тәмнәренә бик бай.


Инде беренче яшелчә,җиләк-җимеш уңышлары да элгерә башлады.Әмма,җәйнең соңгы ае  эш ягыннан  киеренке ай дип санала.Кемдер бакчада вакытның төп өлешен уңыш җыеп үткәрсә, икенчеләр су сибү, үсемлекләрне тукландыру һәм чүп үләннәре белән көрәшен дәвам итә. Барсын истә тотып, кыскача август аеның  иң мөһим  бакча эшләре исемлеген тәкъдим итәбез.

  • Бакча җиләген җыеп алуга, туфракка ашлама кертәләр һәм аны көпшәкләндерәләр. Өч-дүрт еллык җиләкләр талпан белән зарарланган булса, уңышны җыеп алуга ук яфракларны чабалар һәм юк итәләр, җирне тулы минераль ашлама белән тукландыралар. Август ахыры яңа үрентеләрне аерып утырту өчен кулай вакыт. Яңа утыртылган җиләкләргә иртән яки кичен көн аралаш су сибәргә кирәк.
  • Укроп, редис һәм салат чәчәргә була.
     
  • Фитофтороз авыруы билгеләре күренүгә, бәрәңгегә бордос эремәсе сиптерәләр.
     
  • Кыяр түтәлендәге саргайган яфракларны җыялар. Бу чорда кыярларга тукландыру ясарга кирәк. Моның өчен 10 литр суга ярты литр органик сыекча (сыер тизәге яки яшел үлән төнәтмәсе) һәм чәй кашыгы мочевина, калий сульфаты кулланалар.
     
  • Августта- октябрь айларында - агачлар, сентябрь ахырында куаклар утырту өчен чокырлар казып калдырырга киңәш ителә.
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев