Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Ике тапкыр прививка ясату коронавируска каршы иммунитет барлыкка китерә

Вакцина составында коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан COVID-19 белән чирләп китү мөмкин түгел.

Татарстанда COVID-19 коронавирусына каршы бөтен теләгән кешегә вакцинация үткәрелә. Бүгенге көнгә инде 50 меңгә якын кеше прививка ясаткан. Иммунитет формалашсын өчен аны ике тапкыр ясатырга кирәк.

Шул чакта иммунитет озак вакытка формалаша. Икенче тапкыр вакцина 21 көннән соң ясала.

Белгечләр аңлатканча, вакцина кешедә була торган аденовирусның рекомбинант кисәкчәләреннән гыйбарәт. Аның составындагы S-аксым протеины коронавирус тышчасында да бар. Нәкъ шуңа карата иммунитет барлыкка килә.

Вакцина составында коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына COVID-19 белән чирләп китү мөмкин түгел.

Иммунитет формалашкан беренче чорда сакланырга кирәк: җәмәгать урыннарына бармаска, салкында туңып йөрмәскә, битлек кияргә.

Коронавируска каршы иммунитет икенче вакцинациядән соң 3 атна үткәч барлыкка килергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев