Татарстанда бүген коронавирус белән авыруның 66 яңа очрагы теркәлде.
Аларның 15 е сырхауханәгә салынды. 51 кеше өйдә дәвалана. 9 кеше чит илдән кайтучылар, калганы вирусны контакт нигезендә йоктырган. Вирус йоктыручыларның 4 се Азнакайда.
Бу очраклар безне тагын да сагайтырга тиеш. Үзизоляция чорында өйләрдә генә утырыйк. Вирус йоктырудан саклану чаралары күрик. Урамга, кибетләргә чыкканда битлек һәм перчаткалар кияргә кирәк.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев