Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар “Макулатура тапшыр – агачны коткар!” экологик проектында катнаша ала

    ​​​​​​​Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 15 мартка кадәр республика территориясендә халыктан макулатура җыю буенча “Макулатура тапшыр һәм агачны коткар!” проектын гамәлгә ашыра.

    Әлеге эко-марафонда 300 килограммнан артык макулатура җыйган һәм сдай-бумагу.рф сайтында алдан гариза калдырган һәркем, предприятиеләр, компанияләр, уку йортлары һәм җәмәгать оешмалары катнаша ала.

    Акция нәтиҗәләре буенча проектта катнашучылар һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

     

    Фото: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: