Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Шифа бирә торган дару

​​​​​​​(Гыйбрәтле хикәят)

Берәү базар янәшәсеннән узып бара икән. Шунда бер табибка юлыга. Табиб бер калкулыкка менеп утырган да, әйләнә-тирәгә җыелган халыкка нидер сөйли, нәрсәдер өләшә. Теге кеше, мәзәк өчен булса кирәк, табибтан сорый:

  • Әфәндем, сездә калебләрне тазартып, аларга шифа бирә торган дару юкмы?
  • Бар, – ди табиб. – Ләкин аның өчен миннән ун төрле әйбер алырга тиеш буласың һәм шуларны мин кушканча эшлисең. Әйтик, фәкыйрьлек агачының юан тамырын түбәнчелек агачының зәгыйфьләнгән тамырына кушасың да, тәүбә ширбәтенә салып болгатасың. Йомшарганнан соң, шул матдәне ризалык савытына салып, канәгатьлек агачы белән изәсең. Аннан тәкъвалык казанына салып кайнатасың. Байтак кына кайнаганнан соң, көйдермәс өчен оялчанлык дигән йөз суын өстәп сыеклатасың һәм салмак кына янган мәхәббәт утында пешерәсең. Пешеп чыккач, шөкрана савытына бушатып, сизелерсизелмәс искән өмет җилендә суытасың. Шуларны эшләгәннән соң, әзер матдәне һәр көнне өч мәртәбә ашар алдыннан хәмед (мактау) кашыгы белән эчәсең, ул сиңа бөтен чирдән дә дәва бирер, иншә Аллаһ.

 

Рөстәм һәм Ләйлә Гәрәевлар авторлыгында чыккан “Татар дини календаре”ннән алынды

фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев