Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Корбан гаете Азнакайны нурландыра

Бүген районыбызның барлык мәчетләрендә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазлары укылды.

Төп бәйрәм чарасы шәһәрнең Ак мәчетендә үтте. Иртәдән гаетебезне Коръән аһәңе белән нурландырып, Кәлам Шәриф аятьләре укылды.

Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов мөселман райондашларны бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Мөхтәсиб Азат хәзрәт Талыйбуллин дога-аятьләр аша иманнарыбызны тагын да ныгытырга чакырды, ил-көннәргә иминлек, бәрәкәт, тән-җаннарыбызга саулык теләде.

“Корбан гаете тагын бер кат тормышта һәрберебезгә мәрхәмәтле һәм сабыр булырга кирәклек турында искәртеп, әби-бабаларыбыздан килгән рухи кыйммәтләргә якынаю, Җир йөзендә игелекле эшләр генә башкару һәм әхлакый камилләшү юлында тагын бер адым алга атлау мөмкинлеге бирде. Бу кыйммәтләр барлык дин вәкилләре өчен дә бертигез дәрәҗәдә якын һәм аңлаешлы. Алар безнең күңелләрдә үзара дус һәм тату яшәү, шәфкатьле һәм миһербанлы булу, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу теләге уяталар, гасырлар дәвамында тынычлык һәм татулык нигезе булып хезмәт итәләр. Бу изге бәйрәм көнендә һәр йортка һәм һәр гаиләгә җылылык, шатлык, татулык, мәрхәмәт һәм иминлек иңсен!” – дип матур теләкләрен җиткерде Азат хәзрәт Талыйбуллин. 

Аннары бәйрәмнең иң җаваплы өлешенә - Аллаһка тапшырып, корбан чалуга керештеләр.

Корбан гаете 3 көн буена барачак. Районыбыз мәчетләрендә дә корбан чаралары дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев