Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Гает көнне Азнакайда гаилә бәйрәме узды

Корбан гаете уңаеннан шәһәрнең Р.Ишкәев исемендәге ял паркы мәйданында зурлап гаилә бәйрәме, яки икенче төрле әйткәндә балалар Сабан туе узды.

Биредә балалар өчен бушлай аттракционнар каралган иде. Бәйрәмгә килүчеләрне бәйге-викториналар, эстафеталар, татар халык милли уеннары һәм спорт ярышлары, яулык бәйләү буенча масстер класслар көтте, шулай ук сәүдә нокталары һәм коймак белән чәй эчү урыннары каршы алды.

Балалар рәхәтләнеп Коръән аятләрен яттан сөйләделәр, тирән мәгънәле вәгазьләр дә тыңладылар һәм кызыклы ярышларда көч сынашып, бүләкләр җыйдылар.

-Район мөхтәсибәте, аеруча мөслимәләр җәмгыяте тырышлыгы белән быел балалар бәйрәме башка елларга караганда олырак, масштаблырак оештырылды. Балаларны сөендерү – зур савап. Аларның күңелләрен күрү өчен үзләреннән өлеш керткән һәммә кешегә дә Аллаһ Тәгалә әҗер-савапларын бирсен! – дип килгән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев Корбан гаете белән котлап, аларга изге теләкләрен җиткерде.

-Берсеннән-берсе уздырып Коръән сүрәләрен яттан сөйләүдән парк мәйданы шау-гөр килеп тора, мондый  балаларны күзәтеп торуы үзе бер рәхәт, - дип сөенечен белдерде Зөлфия Газизуллина.

-Балаларга шушындый күркәм чараны үткәрергә ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Аллаһ эшләп тапкан малларыбызның бәракәтен бирсен. Мондый матур бәйрәмнәр оештыру күркәм традициягә әверелсен дә, бүгенге эшләребез дәвамлы булып, динебезне бердәм, кулга - кул тотынып, гыйлемебез, малыбыз, җаныбыз-тәнебез белән Азнакаебызда куәтләргә язсын, ин шәә Аллаһ!” – дип Татарстан мөселман хатын-кызлары җәмгыятенең Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе, бәйрәмне оештыручы, мөгаллимә Гөлшат ханым Шәйхулова изге теләкләрен юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев