Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайның Ак мәчете ифтар ашларын өйләргә тарата

Һәркөнне 150дән артык кешегә ифтар ашы әзерләнә.

Ифтар ашлары – Рамазан күрке дибез. Әмма быел, пандемия шартларында, ул башкачарак уза.

Халык арасында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү нисбәтеннән, мәчетләребездә дә кеше җыеп ифтар мәҗлесләре уздырылмый.

Авырлыклар безне сыный гына. Үзебезнең бердәмлегебезне, киң күңелле булуыбызны раслап, Ак мәчеттә уразаның берече көненнән үк ифтар ашлары әзерләнә.

– Ураза тотучыларга пешекчеләребез көн саен ашлар әзерли. Мәчеттән килеп алу мөмкинлеге булмаганнарга ризыкларны волонтерлар өйләргә кадәр илтеп бирә. Аллаһы Тәгалә бу изге эштә катнашкан һәркемнән канәгать булсын, – ди район мөхтәсибе Азат Талибуллин.

Азык-төлекнең хәйрия, сәдака акчасына сатып алынуын да әйтеп үтәргә кирәк. Әлеге изге эшкә кушылырга теләге булганнар мөхтәсибәткә мөрәҗәгать итә ала.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев