Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда Ураза бәйрәме дистанцион форматта уздырылачак

Бәйрәм намазы иртәнге 6.30 сәгатьтә Коръән укудан башланачак.

24 майда – Рамазан аеның соңгы көне. Бу көнне район мөселманнары Ураза гаетен билгели. Коронавирус пандемисе нәтиҗәсендә, быел мәчетләрдә бәйрәм намазлары укылмаячак, әмма аңа һәркем дистанцион форматта кушыла ала. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

- Республикадагы эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, быел без гает көнендә Казанның Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазен туры эфирда күрсәтү белән чикләнергә мәҗбүр - Татарстандагы башка мәчетләрдә гает үткәрелмиячәк. Туры трансляция якшәмбе көнне сәгать 6.30-да “ТНВ” телеканалы, Нәзарәтнең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның YouTube-каналында башланачак, - диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев