Азнакайда православие храмы ачылды
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда православие храмы ачылды

 Бүген шәһәребездә тантаналы вакыйга булды:  яңа сафка баскан Вера, Надежда, Любовь һәм аларның аналары София исемен йөрткән храм ачылды.

Иртәдән үк бирегә православие динендәге райондашларыбыз җыелды. Җәмәгать гыйбадәт кылу Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий катнашында үтте. 

Чиркәүне ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның урынбасарлары, гыйбадәт йортын төзүдә зур ярдәм күрсәткән “Татнефть”нең генераль директор  урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, күрше-тирә  районнарның руханилары да катнашты.


Нет комментариев