Азнакайда Корьәнне яттан белү бәйгесе үтә
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда Корьәнне яттан белү бәйгесе үтә

Инде бишенче ел уздырылып килгән бәйгегә Татарстанның барлык районнарыннан һәм чит өлкәләрдән кунаклар җыелды. 

Аны республиканың диния назәрәте, районыбыз мөхтәсибәте ярдәмендә райондашыбыз Әсләм Шакировның рухына багышлап уллары гаиләләре үткәрә.
Бәйгегә көньяк-көнчыгыш төбәкнең казые Марат хәзрәт Мәрданшин да килде. 6 яшьтән алып 40 яшькәчә ир-егетләр арасында барган бәйгедә 50 конкурсант катнаша.


Нет комментариев