Азнакайда Коръәнне татар мәкаме белән дөрес итеп уку буенча халыкара бәйге уздырыла 
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда Коръәнне татар мәкаме белән дөрес итеп уку буенча халыкара бәйге уздырыла 

Коръәнне уку буенча Азнакайда бер көндә ике бәйге оештырыла. 

30 май көнне район-шәһәр Мәдәният йортында  Коръәнне татар мәкаме белән дөрес итеп уку буенча халыкара бәйге уздырыла. Шул ук көнне якташыбыз Әсләм Шакиров истәлегенә ир-атлар арасында Коръәнне яттан уку буенча "Әсләм" төбәкара ярышы да оештырыла. 

Бәйгеләр мөселманнарны Коръән уку кагыйдәләрен белү, Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү максаты белән уздырыла.


Нет комментариев