Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда имам-мөхтәсиб сайланды

Бүген Татарстан мөфтиятенең көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин Азнакай мөхтәсибәтендә булып, җирлектәге имамнар белән очрашты. 

Биредә район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы булды.

Бүген районда 48 мәчет эшли, мәдрәсәләрдә белем бирелә. Әле тагын өч җирлектә: Түбән Стәрле, Чатра авылларында, Яңа Юл микрорайонында мәчетләр төзелеп килә.

– Җирлегебездә дин үсешенә зур игътибар бирелә, ел саен яңа мәчетләр төзелә, булганнарында төзекләндерү эшләре алып барыла. Халык белән бергә ифтар, Корбан ашлары уздырабыз. Киләчәктә дә шулай дус-тату һәм бердәм булып эшләргә кирәк, – диде район башлыгы үзенең чыгышында.

Соңгы сигез елда җирлегебез имам-мөхтәсибе вазифаларын башкарган Азат хәзрәт Талибуллинның хисап чыгышыннан соң, Марат хәзрәт Мәрданшин киләсе срокка да Азат хәзрәтне сайларга тәкъдим итте.

Имамнар аны бертавыштан сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев