Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итә

Районыбызның һәр мәчетендә гает намазлары укылды.

Бүген районыбызда мөэмин-мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаете билгеләп үтелде. 

Иртәнге сәгатьләрдән районыбыздагы барлык мәчетләрдә дә халык катнашында гает намазы укылды, вәгазьләр тыңланды,  моңлы тәкъбирләр әйтелде.

Шәһәребезнең Ак мәчетендә бәйрәм чарасы имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллинның вәгазе белән башланып китте. Мөселманнарны бәйрәм белән котлау өчен район башлыгы Марсель Шәйдуллин да килгән иде. Ул җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, илләребезгә муллык, һәрбер гаиләгә татулык-иминлек теләде. 

- Казандагы җан өшеткеч фаҗигане барыбыз да күңелләребез аша уздырдык. Бөр гөнаһсыз сабыйлар, укытучылар мәрхүм булды. Мондый кайгыларны яңадан күрергә язмасын, ил-көннәребез тыныч һәм имин булсын. Баларыбыз исән-сау булсын, һәр ата-ана алар өчен тырыша, тәрбия бирә, укыта, алар өчен дип яши. Барыбызга да бәхетле тормыш телим, - диде Марсель Шәйдуллин.

Дин кардәшләребез өчен чәй табыны да әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев