Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайлылар өчен февраль аенда дини истәлекле даталар

Татарстан Диния нәзарәте 2023 елда мөселман календарендә бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр турында хәбәр итте.

17-18 февраль — Миграҗ кичәсе, рәҗәб аеның 26-27нче көне. Бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең җиде кат күккә, Аллаһы Тәгалә хозурына ашуы белән бәйле көн.

21 февраль — шәгъбан аеның беренче көне.


Айлардан арасында Аллаһ каршында аерым урын алып торучылары: рәҗәб, шәгъбан, рамазан һәм мөхәррәм айлары. Бигрәк тә аерым урынны шәгъбән ае ала. Ул (Рәсүлуллаһ) пәйгамбәрләр арасында өстен булган шикелле, шәгъбән ае да башка айлардан өстенлек алып тора.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үәсәлләм: ”Рәҗәб ае белән Рамазан ае арасында шәгъбан аеның фазыйләтеннән адәмнәр гафилләр. Шәгъбан аеның унбишенче кичәсендә барча бәндәләрнең гамәлләре Аллаһы Тәгаләгә җиткереләдер. Бәс, мин дус тотармын шәгъбан аенды ураза тотып, шул ураза белән башка гамәлләрдә дә Аллаһы Тәгаләгә түбәнчелекле булуда. Шуның өчен шәгъбан аенда ураза тотармын”, - диде.

Мөэмин-мөселман бәндәләргә шәгъбан аен гакыллылык белән үткәрергә лаек.

Бу шәгъбанда гыйбадәт кылырга, рамазан аен кунак көткәндәй көтеп, кадерләп каршы алырга кирәк. Әгәр кем дә булса бу шәгъбан аеның әүвәлендә - өч көн, уртасында - өч көн, ахырында өч көн ураза тотса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең гамәл дәфтәренә 70 пәйгамбәр савабын язар, 70 ел Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылгандай саналыр. Әгәр шул елда вафат булса, шәһитләрдән китәр, тәмуг утыннан имин булыр.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм шәгъбан ае керсә: “Барча гөнаһларыгыздан тәүбә-истигъфар кылыгыз. Рамазан аена кергәндә гөнаһларыгыздан пакъланыгыз”, - дип әйтер иде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев