Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда Корбан гаете- юмартлык һәм игелек бәйрәме үтте

Корбан бәйрәме – бәйрәмнәрнең бөегедер.

Корбан гаете көнне Азнакайда  район  башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелеге белән һәр ел саен  2000 нән артык өлкәннәр, мохтаҗлар өчен  хәйрия ашы уздырыла. Быел да гадәттәгечә мәҗлес  шәһәрнең “Юбилейный” стадионында узды. Райондашларыбыз тарафыннан чалынган маллар итеннән аш табыны мул итеп әзерләнгән иде.
Ашка килгән кунакларны Корбан гаете белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады:

- Елдан-ел Азнакаебыз үсә. Барлык тармакларда да уңай үзгәрешләр күзәтелә, – дип билгеләп үтте ул һәм район мөселманнарының җәмгыятьтә иминлек һәм тынычлыкны саклауда мөһим роль уйнавын ассызыклады.

Район имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин Корбан бәйрәме тарихы турында сөйләде, киләчәктә дә шулай бердәм, тату, матур яшәргә өндәп, тынычлыкта, дуслыкта яшәүнең мөһимлеген искәртте.
Чакырылган кунаклар арасында якташыбыз Әсһәр Шәкиров та булды. Ул шулай ук азнакайлыларны изге бәйрәм белән тәбрикләде, барысына да игелек теләде.
Бүгенге хәйрия мәҗлесенә мәчет-мәдрәсәләргә йөрүчеләр, авыл имамнары һәм аларның актив ярдәмчеләре, ветераннар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр  күпләп җыелды. 

“Корбан табынына район башлыгы һәм аның ярдәмчеләре, эшмәкәрләр Азнакай нефтьчеләре үз өлешләрен  кертте. Бәйрәмгә килә алмаган мохтаҗ кешеләргә итләр өйләренә таратылды. Мондый масштаблы чараны оештыруда 120дән артык волонтер катнашты”, - дип аңлатты  «Ак мәчет» имамы Вәлиулла хәзрәт Галимов.


“Корбан бәйрәме – бәйрәмнәрнең бөегедер. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалынган корбаннарыбыз кабул булсын!” – дип изге теләкләрен Гөлшат ханым Шәйхулова да юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев