Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакайда изге сәфәрдән кайтучылар очрашты

15 август көнне районда хаҗилар очрашуы үтте.

Чара Азнакайның  Зәңгәр мәчетендә оештырылды. Андагы һәр сүз, һәр чыгыш күңелгә барып җитәрлек итеп, ихлас һәм уйландырырлык итеп яңгырады.

– Ислам динебезнең биш баганасының берсе – хаҗ кылу. Мөмкинлеге, саулыгы булган һәр кешегә үз гомрендә бер мәртәбә Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен Мәккә шәһәрендәге Кәгъбатуллага барып хаҗ гамәлләрен үтәү фарыздыр. Хаҗ - мөселман кешегә рухи яктан камилләшергә мөмкинлек бирә торган олуг гыйбадәт һәм үз-үзебезне тәрбияләү мәктәбе дә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Әгәр дә кеше хаҗ гамәлләрен дөрес итеп башкарса һәм гөнаһлардан сакланса, өенә сабый бала кебек гөнаһсыз булып кайтыр”, - дигән. Хаҗ кылу- Раббыңда кунакта булуга тиң! Моның турында хәдистә болай диелә: “Хаҗ һәм гомрә кылучылар - Аллаһның кунаклары, алар Аллаһтан ни сорасалар, Ул, һичшиксез, аларга шул әйберне бирәчәк”.   – дип чараны вәгаз белән башлап җибәрде Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов. 

– Азнакайдан  быелгы 2023 хаҗ сәфәрен 20дән артык кеше кылды. Хаҗга әзерлек эшләре Азнакаебызда киң алып барыла. Ерак изге сәфәргә чыкканчы, булачак хаҗиләр мәчетләребезгә укуларга йөри. Биредә аларны хаҗның нечкәлекләренә өйрәтәләр. Хаҗдан соң хаҗиларыбызны җыеп, аларның хис кичерешләрен уртаклашу, аралашу өчен мондый мәҗлесләр үткәрү районыбызда күркәм гадәткә керде,  - дип сөйләде Азнакай имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин.

Хаҗга баручылар изге сәфәрләре турында сөйләгәндә күңелләре нечкәреп китте.

– Хаҗ вакытында бер-беребез белән туганлашып беттек. Бер гаилә булып бардык, бер гаилә булып кайттык. Бертуганнар булып беттек. Җирле халык та, килгән мөсәфирләр дә ярдәм итәргә ашыгып, яхшылык кылырга гына тордылар”, – дип хисләре белән уртаклашып, хаҗ вакытында кешеләрнең бер-берсенә аеруча игътибарлы, ихтирамлы икәнен ассызыклады Әлфия ханым.

– Хаҗ гамәлләрен җиренә җиткереп башкарырга тырыштым.Рәхмәт тавында булганда да тулысынча Аллаһка буйсынып, бары тик Аллаһы Тәгалә турында гына уйлап, Аңа гыйбадәт итеп, догаларымны укыдым, теләкләр теләдем. Әлхәмдүлилләһ!” – ди Эльза ханым Сәхбетдинова.

– Аллага шөкер, исән-сау йөреп кайттык. Хаҗыбызны төгәлләгәч, өстән зур йөк төшкән кебек булды, Раббыбыз алдында бурычыбызны үтәдек дип, күңел сөенеч белән тула.– дип сөйли Фәния ханым һәм Нәфис абый Фасхутдиновлар.

– Безнең төркемдә олысы да, яше бар иде. Яшьләр күбрәк, бу бик шатлыклы күренеш. Гаиләләре – балалары белән килүчеләр дә шактый.- дип хәбәр итте инде дүртенче тапкыр хаҗ сәфәре кылган Нурислам абзый.

Мөгаллимә Гөлшат ханым Шәйхулова да чыгыш ясап, Гарәфә көненең фазыйләтләре турында сөйләп китте:

– Гарәфәт үзәнлегендә хаҗның иң төп шарты үтәлә, мөселманнар тәүбә-истигъфар кылып, Раббысына юнәлә, якыннары һәм өммәтәбез өчен догалар кыла. Бу көннең бөеклеге искитәрлек. Шуңа күрә, мөселман кардәшләрем, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмыйк. Аллаһы Тәгалә адәм балаларының изге юлда булуын, аларның саваплы гамәлләр белән яшәвен хуп күрә. Аның рәхмәтенә ирешү өчен Хаҗга ният итик. Изге сәфәргә барам дип ният иткән мөселманга Аллаһы Тәгалә акчасын да, җаен да, яхшы юлдашын да насыйп итә ул. Изге ният - ярты гамәл!

Шулай итеп, очрашу мул табыннар артында аралашып дәвам итте. Райондашлар әлеге чарадан рухи азык алып, Аллаһы Тәгалә башкаларга да бу изге сәфәрне кылырга  насыйп итсен, дип дога кылдылар, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев