Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Азнакай районының Югары Стәрле авылында Корбан гаетен билгеләп үттеләр

Бүген мөселман дөньясындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете билгеләп үтелә. Югары Стәрле авылында да дин кардәшләребез иртәнге сәгать белән Аллаһ йортына җыелып, бәйрәм намазын укыды.

Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сабирҗанова авылдашларын Корбан бәйрәме белән котлап, һәрбарчасына сәламәтлек, иминлек теләде. Тәбрикләү сүзләренә район вәкиле - милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Илдар Хәйдәров, авыл ветераннар советы рәисе Миннесәгыйрь Хәбибуллин да кушылды. 
Галимулла хәзрәт бәйрәмнең кыскача тарихын бәян итеп, вәгазь сөйләде, ил-көннәргә иминлек, тынычлык теләп барысы бергә дога кылдылар. 
Соңыннан бәйрәм табын артында дәвам итте. Әлфия, Наилә, Наҗия, Гөлнур апалар пешергән гает коймагы да телләрне йотарлык тәмле иде.
Корбан гаете - игелекле эшләргә этәрә. Авылдашлары Камил Тинбаков мәчеткә сарык бүләк иткән. Иртәгә биредә барлык авыл халкы өчен Корбан ашы уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев