31 июль 2015 яңалыклары
-
Ак калфакның табылган чагы...
Әбиләрнең алан чәчәкләрен хәтерләткән бизәкле, катлы-катлы бәбәй итәкле күлмәкләре, күз явын алырдай чигешле бәрхет камзуллары, ефәк тасмалап үрелгән чәчләрен яшергән килешле ак яулыклары балачакның күңел сандыгына җуелмас истәлек булып салып куелган. Шөкер, берара заманлашып киткән өлкәннәребез кабат элекке йолаларыбызга кайтып, милли киемнәребезгә төренә башлады. Хәтта яшьләр арасында да озын итәкләр,...
-
"Маяк"ка 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылу башланды
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Җәйге мәшәкатьләр белән вакытның узганы сизелми дә. Әле җир акка төренергә иртәрәк булса да, безнең халыкта чананы җәен, арбаны кышын әзерлә дигән әйтем бар. Нәкъ шуны истә тотып һәм гаилә бюджетына экономия булсын дип, газетабызга 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылып калырга чакырабыз. Шулай ук бу...
-
Абдуллина Мөхтәрәмә Миргазиз кызын зур юбилее белән котлыйбыз!
Безнең өчен кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Абдуллина Мөхтәрәмә Миргазиз кызын зур юбилее белән котлыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, әнидән дә олы җанлы зат иясе юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Сиңа озын гомер, әти...
-
Шәрәфиева Наҗия Рәхимҗан кызына 1 августта 55 яшь тула
Азнакай шәһәрендә яшәүче якын дустым Шәрәфиева Наҗия Рәхимҗан кызына 1 августта 55 яшь тула. Дустым, сине чын күңелемнән юбилеең белән тәбрик итәм. Сиңа сәламәтлек, озын гомер, Галимулла белән тигезлектә яшәвегезне телим, балаларыгызның, оныкларыгызның куанычын күреп яшәргә язсын. Иң изге теләкләр белән: дустың Рәзинә
-
Абдуллина Мөхтәрәмә Миргазиз кызын 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!
Азнакай май заводы коллективы һәм ветераннар советы Абдуллина Мөхтәрәмә Миргазиз кызын 70 яшьлек юбилее белән тәбрик итәләр! Ныклы сәламәтлек, озын гомер телиләр. Сезнең тормыш юлыгызда Очрамасын киртәләр. Гел бәхетләр һәм шатлыклар Алып килсен иртәләр. Гади, сабыр, олы җанлы бит сез, Кылганыгыз бары изгелек. Муллык белән үтсен һәрбер көнегез, Бәхетегез булсын...
-
Абдуллин Маузер Мөгавия улын 60 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз
Урманай авылында туып үскән, хәзерге вакытта Азнакайда яшәүче кадерле әтиебез Абдуллин Маузер Мөгавия улын 60 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Якын кешебезгә күңелебездәге иң саф, матур теләкләребезне, озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм балаларының, оныкларының игелеген күреп, шатланып яшәвен телибез. Туган көнең белән котлыйк әле, Бүләк итик алсу...
-
Зәйнуллина Эльмира Кәшифраз кызын 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз
Тымытык авылында яшәүче кадерлебез Зәйнуллина Эльмира Кәшифраз кызын 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың-югалмадың, дүрт балаңны аякка бастырып, менә дигән ана булдың. Алдагы гомер юлларыңны сау-сәламәт, балаларың, туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын....
-
Актүбәдә яшәүче тыл ветераны Ауфә Чанышевага Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырылды
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру дәвам итә. Кичә, пәнҗешәмбе көнне, тантаналы төстә әлеге олуг бүләк Актүбәдә яшәүче тыл ветераны Ауфә Чанышевага да барып иреште. Алар тормыш иптәше, атказанган нефтьче Раил Чанышев белән гомерләре буе "Актүбәнефть" идарәсендә тырыш хезмәт куялар. Район һәм бистә җитәкчеләре ветеранга изге теләкләрен юллап, бүләкләр...
-
Азнакайның «Калинушка» ансамбле “Русское поле” фольклор фестивалендә катнашты
Район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы "Калинушка" ансамбле Царицынода узган "Русское поле" фольклор фестивалендә катнашты. Илнең төрле почмакларыннан килгән 45 иҗади коллектив һәм монастырь хорлары арасында азнакайлылар лаеклы чыгыш ясаган. Халык коллективы исемен йөртүче "Калинушка" ике сәнгать мәйданчыгында халыкны үз җырлары белән куандырган. Мең тавыштан торган зур рус хоры составында да чыгыш...
-
Спорт – азнакайлыларның сәламәт яшәү рәвеше
Бу көннәрдә Казанда су төрләре буенча дөнья Чемпионаты бара. Аны ачуда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Казан - Россиянең спорт башкаласы дип горурланып әйтә алабыз. Ил һәм дөньякүләм спорт чараларының биредә уздырылуы да бу хакта ачык сөйли. Сәламәт тәндә сәламәт рух диләр. Бүгенге заманда...