27 февраль 2013 яңалыклары
-
Мөслимнең үз йөзе
Мөслим авылында хисап җыелышы үзара киңәшләшү, фикер алышу шартларында барды. Урсай авылы җирлеге башлыгы (җирлеккә Урсай һәм Мөслим авыллары керә) Илнур Ярмиев узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясап, алда торган бурычларга тукталганнан соң, мөслимлеләр бердәм булып, киләчәктә авылны тагын да матурлау, уңайлы итү мәсьәләсендә үз фикерләрен белдерде. - Мөслим авылы...
-
Яхшы үсеш кайда? – Урманайда!
Район авыл хуҗалыкларында еллык исәп-хисап җыелышлары бара. Шушы көннәрдә Урманайлылар да узган ел башкарган эшләренә йомгак ясады. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Закиров чыгышыннан күренгәнчә, биредә бюджет планы 104% ка үтәлгән. Нәтиҗәдә авылда күп кенә төзекләндерү һәм ремонт эшләре башкарырга, мәдәният йортларына җиһазлар алырга мөмкинлек туган. Шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча да...
-
«Туры элемтә» сезне тыңлый
Авыл биләмәләре башлыклары эшчәнлеге һәм районда авыл хуҗалыгының бүгенге көн торышы буенча сорауларыгыз булса, 1 мартта 9.00-10.00 сәгатьләрдә узачак «Туры элемтә»гә шалтыратып, җаваплар ала аласыз. Телефон аша аралашуны муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып бара. Үзегезне кызыксындырган һәм борчыган сорауларыгызны элемтә барышында 7-24-02 телефоны буенча, шулай ук аларны алдан...
-
Кыскача
Менә-менә яз аена аяк басарга торабыз. Авыл хуҗалыгы өчен бик җаваплы чор - язгы чәчү эшләре көннән-көн якынлаша бара. Дүшәмбе көнне районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә узды. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Таһир Һадиев, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим...
-
Рәсми хәбәр
Азнакай муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе итеп югары белемле, моңа кадәр Әлмәт шәһәренең "Промтранс-А" ҖЧҖ әйдәр инженеры булып эшләгән Дәүләтов Илдус Нәүбәт улы билгеләнде.
-
Балалар язмышына битараф булмыйк!
Яр Чаллы һәм Алабугада булган хәлләр барча кешедә педофилларга карата нәфрәт уятты һәм безне сагаерга мәҗбүр итте. Узган ел үзебезнең Азнакайда да нәкъ шундый фаҗига була язды, ярый әле узып баручы ханым җинаятьчегә яман гамәлен тормышка ашырырга ирек бирми. Балаларыбыз иминлеге куркыныч астында. Шуңа күрә алар язмышына битараф булмыйк! Һәр...