26 август 2014 яңалыклары
-
Азнакайда район педагогларының август киңәшмәсе узды
26 августта район педагогларының август киңәшмәсе узды. Ул быел сыйфатлы белем бирүгә багышланды. Аның эшендә Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ректоры Фәйрүзә Мостафина катнашты. Кунаклар башта шәһәребезнең 19...
-
Азнакайның Актүбәдә бистәсендә яңа сквер ачылды
Безнең Актүбә бистәсе көннән-көн матурлана. Юкка гына ил күләмендә дә җиңү яуламады ул. Әле быел гына Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган парк ачылган иде. Инде менә тагын бер матур ял урынлы - скверлы булдык. Шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бистәдә һәр яктан сәләтле, тырыш халык яшәвен,...
-
Марсель Шәйдуллин Азнакайның яңа төзелешләрендә эш барышы белән танышып йөрде
Шәһәребездә төзелеп килүче яңа объектлар һәрдаим район җитәкчелегенең ныклы контролендә. Сишәмбе көнне дә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бер төркем җитәкчеләр, җаваплы хезмәткәрләр катнашында яңа төзелешләрдә эш барышы белән танышып йөрде. Җитәкчеләр объектларны сыйфатлы һәм уңайлы итеп төзү, булган төгәлсезлекләрне чишү һәм башкалар хакында фикер алыштылар.
-
Азнакайның Әгерҗе авылында веломарафон узды
Әгерҗе авылында яшүсмерләр арасында веломарафон узды. И сөенделәр соң. Алдан ук велосипедларын хәрби хәзерлеккә куеп, бизәп куйдылар. Авыл мәктәбе ишек алдында бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле үтте: малайлар ике командага бүленеп узыштылар да, төрле каршылыклар аша узып, юл кагыйдәләре буенча белемнәрен сынадылар. Иң матур бизәлгән велосипед та игътибарга алынды. -...
-
Азнакай терлекчесе Илсөя Хөсәенова республика бәйгесендә икенче урынны яулады
Уртада - Илсөя Хөсәенова Мәгълүм булганча районыбызда елның-елында сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары бәйгеләре уза. "Кәримов Ф.Р." КФХ дан тәҗрибәле, үз эшенең чын остасы булган терлекче Илсөя Хөсәенова менә инде өч ел рәттән район күләмендә беренче урынны алып килде. Ә бу көннәрдә тагы да куанычлырак хәбәр алдык: Илсөя Мәгъсүм...
-
Азнакайдан Шәрифуллиннар гаиләсе Татарстан Президенты белән очрашуга бара
Казанда Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше иң яхшы гаиләләрне кабул итә. Төрле районнардан һәм шәһәрләрдән җыелган 53 гаилә арасында Азнакайдан Наилә һәм Ильмир Шәрифуллиннар да бар. Аларның исеме райондашларга яхшы таныш. Наилә Шәрифуллина диюгә күз алдына халыкара бәйгеләрдә җиңүләр яулаган "Бәхет" ансамбле килеп баса. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре...
-
Азнакайда социаль ярдәм алу мәсьәләсе буенча "Туры элемтә" узды
Инде хәбәр ителгәнчә, 21 август көнне "Маяк" газетасы һәм район үзәк сырхауханәсе федераль ташламага ия булганнарга социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендәге дәүләт ярдәме мәсьәләсенә багышлап халык белән "Туры элемтә" үткәрде. Азнакайлыларның күпсанлы сорауларына район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов, аның урынбасары Ирек Газизуллин, үзәк поликлиника мөдире Айгөл Гәрәйшина, балалар поликлиникасы...