25 август 2015 яңалыклары
-
Бергәләшеп җиңү яулыйк!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
-
Бүген Азнакай укучыларына яңа портфельләр тапшырылды
Лилиянең тизрәк мәктәпкә барасы килә. Аның инде ак канатлы алъяпкычы да, формасы да да бар. Менә бик матур портфельле дә булды. Бүген Балалар иҗаты үзәгендә аның кебек беренче сыйныфка баручы 203 укучыга тантаналы шартларда уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк иттеләр. Мәктәп бусагасын исә барлыгы 725 (!) бала атлап керәчәк. Соңгы...
-
Азнакайда компьютер белән эш итәргә өйрәтү өчен бушлай укулар оештырыла
Бүген тормышыбызны компьтер, Интернеттан башка күз алдына да китерү кыен. Бүген инде әби-бабайлар да оныкларыннан калышмый - компьютер серләренә төшенә. Нишлисең, заманы шуны таләп итә. Нәкъ менә әлеге вәзгыятьне күз уңында тотып, Азнакайда компьютер белән эш итәргә өйрәтү өчен бушлай укулар оештырыла. «Өченче буын университеты» дигән проект кысаларында әлеге курсларны...
-
Азнакайда халык җыеннары дәвам итә
Азнакайда халык җыеннары дәвам итә. Очрашулар вакытында кешеләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәреп кенә калмыйлар, ә аларның чишелеше буенча төпле җавап та алалар. Шул ук вакытта бу җыеннар концерт номерлары белән үрелеп, чын бәйрәм төсмерен дә ала. Мәнәвездә мондый зур бәйрәм 2 августта 17 сәгатьтә Тынычлык урамында оештырыла. Бистә халкы бу...
-
Азнакайда ярминкә гөрләде
Үз җирлегебездә үскән яшелчә, әзерләнгән катык-маена, шифалы балына җитәме соң инде. Кичә Азнакай җитештерүчеләре товарларын тәкъдим иткән ярминкәдә күпләрдән шул фикер ишетелде. -Үзебезнең осталар ясаган сувенир курчаклар - милли киемле "туташ-ханымнар"га кадәр, күр син, әллә каян мөләем булып, күзгә ташланып тора, - ди халык промыселы уңганнары сәүдә-күргәзмәсе яныннан һич китә...
-
Икмәк – игенченең җан җылысы
Без басуга килгәндә тукайлылар арпа культураларының соңгы гектарларын суктыралар иде. Быел игеннәр тигез өлгермәде, - ди хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков, - Шуңа күрә игеннәрне башта теземнәргә салабыз. Шулай эшләгәндә амбарларга коры, сыйфатлы икмәк кайта. Бүгенге көндә тукайлылар урып-җыю эшләрен 70 процентка үтәгәннәр. Уңыш уртача 23 центнер чыга. Инде менә 350...
-
ФАП мөдирләре – авыл “докторлары”
Соңгы вакытта республикада, шул исәптән Азнакай районында да беренчел медик-санитар ярдәмне үстерү һәм ныгытуга җитди игътибар бирелә. Бу ярдәмне күрсәтүче авыл фельдшер-акушерлык пунктлары бүген ни хәлдә, нинди сулыш белән яши? Әнә шул сорау белән үзәк сырхауханәнең ФАПлар белән эшләүче өлкән фельдшеры Ольга Газизҗановага мөрәҗәгать иттек. -Ольга Николаевна, сүзне статистикадан башлыйк...
-
Нефтьчеләр балаларны мәктәпкә җыендыра
Татарстан җитәкчелегенең җиңел кулы белән башланып киткән "Мәктәпкә барырга ярдәм ит" акцияcе сигезенче елын үткәрелә. Быел, традициягә тугры калып, "Татнефть" җәмгыяте нефть тармагында эшләүче ишле гаиләләрнең беренче сыйныфка баручы балаларына мәктәп кирәк-яраклары алу өчен 7830 сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтте. Күптән түгел "Азнакайнефть" идарәсендә дә шундый биш гаилә бүләкләнде. -...