23 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай "айныткычы"нда 936 кешегә хезмәт күрсәтелгән
Өч ел элек Азнакайда исереклекнең авыр дәрәҗәсендә булган һәм мөстәкыйль хәрәкәт итү сәләтен, яисә әйләнә-тирәдә ориентациясен югалткан һәм медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ булмаган затларга ярдәм күрсәтү буенча "Приют" муниципаль автоном учреждениесе эшли башлаган иде. Халык арасында "айныткыч" дип йөртелгән учреждение ел башыннан 936 кешегә хезмәт күрсәткән. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсе...
-
Террорчылык турында ялган хәбәр бирүче Азнакай кешесенә карата җинаять эше кузгатылган
(Азнакай, 23 ноябрь) Кызганыч, таң аттымы, дөньяның әле бер, әле икенче почмагында килеп чыккан террорчылык актлары турында ишетеп торабыз. Әмма мондый кан коюлар бездә була күрмәсен дип телисе урынга, күпкатлы йортларга, җәмәгать урыннарына шартлаткыч куелганлыгы хакында ялган хәбәр таратучылар да юк түгел. Узган атнада берәү эчке эшләр бүлегенә шалтыратып, Тукай...
-
Коръән бәйгесенең региональ казыят туры Азнакайда узачак
4 нче декабрь көнне 9.00 сәгатьтә Азнакай шәһәренең Мәдәният сараенда Коръән бәйгесенең региональ казыят туры узачак. Бәйге ике номинациядә - Коръәнне яттан уку һәм көйләп уку буенча узачак. Бәйгенең оештыручылары булып Азнакай мөхтәсибәте һәм Татарстан мөфтияте чыккан. Бәйгедә 5 районның төбәк турларында җиңү яулаган ир-егетләр һәм хатын-кызлар катнашачак. Конкурсантлар Урыссу,...
-
Азнакайда узачак Әниләр көненә багышланган бәйрәмнең вакыты үзгәрде
Азнакайның Мәдәни үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узачак. Тантана 25 ноябрьдә узачак. Игътибар, чараның вакыты үзгәрде! Районыбызның барлык әниләрен дә бәйрәм концертына 18.00 сәгатьтә көтеп калалар. Керү ирекле! Мәдәни үзәк Азнакайның Шәйхетдин урамы, 6В йотрында урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 9-80-75
-
Азнакайда "Маяк" газетасына язылучылар бүләкле булачак
"Маяк» газетасы редакциясе 24 ноябрьдә Азнакай почтамты (Азнакай шәһәре, Пушкин ур., 6) бинасында "Әбүнәче көне" үткәрә. Бик күңелле булачак, килегез! «Маяк»ка язылучы һәркемне бүләкләр көтә! Фото Азнакаево Онлайн
-
Азнакай сабыйлары икенчел чималдан теккән киемнәр модасы күрсәтте - ФОТО
Азнакай 8 нче "Гнездышко" балалар бакчасында чималларны икенчел эшкәртү көне уңаеннан "Тылсымлы үзгәрешләр" исемле чара узды. Аның барышында балалар икенчел чималдан теккән киемнәр модасы күрсәтте, кунаклар кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышты. "Оригиналь дизайн" номинациясендә "Гнездышко" балалар бакчасына тиңнәр булмады. Икенче урынны - 13 нче "Миләшкәй", 3 нче урынны 10 нчы...
-
Азнакайлылар көрәш турнирында беренчелекне яулады - ФОТО
Актанышта милли көрәш буенча Россиянең спорт остасы Илфат Әнвәров истәлегенә турнир үтте. Әлеге ярышларда 2000 елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр бил алышты. Азнакайдан үз авырлык категорияләрендә Ислам Закиров, Илфат Миңнегалиев, Эльвир Арсланов, Марат Фәизов алтын медаль яуладылар. Тренерлары - Айрат Миңнегалиев.
-
Шиһапова Эльмира Хөрмәт кызын туган көне белән котлыйбыз!
Уразай авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган кызым, әниебез, әбиебез, туганыбыз Шиһапова Эльмира Хөрмәт кызының бүген туган көне - 50 яшьлек юбилее. Сине матур юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, ярдәмчел, олы җанлы, тырыш, ягымлы - без сине ихтирам итәбез һәм яратабыз. Тормышыңда очраган сынауларны җиңеп,...