Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакай "айныткычы"нда 936 кешегә хезмәт күрсәтелгән

Өч ел элек Азнакайда исереклекнең авыр дәрәҗәсендә булган һәм мөстәкыйль хәрәкәт итү сәләтен, яисә әйләнә-тирәдә ориентациясен югалткан һәм медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ булмаган затларга ярдәм күрсәтү буенча "Приют" муниципаль автоном учреждениесе эшли башлаган иде. Халык арасында "айныткыч" дип йөртелгән учреждение ел башыннан 936 кешегә хезмәт күрсәткән. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсе...

Өч ел элек Азнакайда исереклекнең авыр дәрәҗәсендә булган һәм мөстәкыйль хәрәкәт итү сәләтен, яисә әйләнә-тирәдә ориентациясен югалткан һәм медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ булмаган затларга ярдәм күрсәтү буенча "Приют" муниципаль автоном учреждениесе эшли башлаган иде.

Халык арасында "айныткыч" дип йөртелгән учреждение ел башыннан 936 кешегә хезмәт күрсәткән. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсе барышында учреждение директоры Әнисә Зарипова белдерде. Бирегә эләгүчеләрнең күпчелеген 40-45 яшьлекләр тәшкил итсә дә, араларында яшьләр дә юк түгел. "Айныткыч"ка эләгүчеләрнең 91е - гүзәл зат исемен горур йөртергә тиешле хатын-кызларыбыз. 161е - яшьлеген эчкечелеккә алыштырган 20-30 яшьлекләр.
- Эчүчелек - ул җәмгыять фаҗигасе. Бүгенге көндә халык арасында аңлату эшләре алып бару мәҗбүри. Әлеге тискәре күренешләргә нәфрәт тудырырга кирәк, - дип ассызыклады Марсель Шәйдуллин район киңәшмәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай "айныткычы"нда 936 кешегә хезмәт күрсәтелгән