Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Террорчылык турында ялган хәбәр бирүче Азнакай кешесенә карата җинаять эше кузгатылган

(Азнакай, 23 ноябрь) Кызганыч, таң аттымы, дөньяның әле бер, әле икенче почмагында килеп чыккан террорчылык актлары турында ишетеп торабыз. Әмма мондый кан коюлар бездә була күрмәсен дип телисе урынга, күпкатлы йортларга, җәмәгать урыннарына шартлаткыч куелганлыгы хакында ялган хәбәр таратучылар да юк түгел. Узган атнада берәү эчке эшләр бүлегенә шалтыратып, Тукай...

(Азнакай, 23 ноябрь) Кызганыч, таң аттымы, дөньяның әле бер, әле икенче почмагында килеп чыккан террорчылык актлары турында ишетеп торабыз.

Әмма мондый кан коюлар бездә була күрмәсен дип телисе урынга, күпкатлы йортларга, җәмәгать урыннарына шартлаткыч куелганлыгы хакында ялган хәбәр таратучылар да юк түгел.
Узган атнада берәү эчке эшләр бүлегенә шалтыратып, Тукай урамы, 1 нче йорттагы фатирда яшәүчеләрне террорчылар кулга алуы турында хәбәр бирә. Тикшерү барышында шалтыратучының элек тә хөкем ителгән ир-ат булуы ачыклана. Ялган хәбәр бирүчегә карата җинаять эше кузгатылган.
- Террор актлары белән һич тә шаярырга ярамый. Кемнедер "урынына утырту" кебек гамәлләр кылыр алдыннан яхшылап уйларга кирәк, - дип ассызыклады Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Террорчылык турында ялган хәбәр бирүче Азнакай кешесенә карата җинаять эше кузгатылган

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Террорчылык турында ялган хәбәр бирүче Азнакай кешесенә карата җинаять эше кузгатылган