Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шиһапова Эльмира Хөрмәт кызын туган көне белән котлыйбыз!

Уразай авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган кызым, әниебез, әбиебез, туганыбыз Шиһапова Эльмира Хөрмәт кызының бүген туган көне - 50 яшьлек юбилее. Сине матур юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, ярдәмчел, олы җанлы, тырыш, ягымлы - без сине ихтирам итәбез һәм яратабыз. Тормышыңда очраган сынауларны җиңеп,...

Уразай авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган кызым, әниебез, әбиебез, туганыбыз Шиһапова Эльмира Хөрмәт кызының бүген туган көне - 50 яшьлек юбилее.

Сине матур юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, ярдәмчел, олы җанлы, тырыш, ягымлы - без сине ихтирам итәбез һәм яратабыз. Тормышыңда очраган сынауларны җиңеп, көчле рухлы булып алга барасың.
Син - 27 ел балаларга инглиз телен өйрәтүче беренче категорияле укытучы. Сине укучыларың, әти-әниләр, хезмәттәшләрең хөрмәт итәләр. Намуслы, тырыш хезмәтең Мактау грамоталары белән бәяләнде. Авыр, тынгысыз эшеңдә иҗади уңышлар телибез.Туар таңнарың тыныч, саулыгың нык булсын. Балаларыңның күңел җылысын тоеп, мул тормышта яшәргә язсын.
Котлы булсын юбилеең,
Тыныч булсын күңелең,
Бәхет, сөенечләр белән,
Тулы булсын гомерең!
Әниең, балаларың, барлык туганнарың, Халиковлар, Солтангировлар гаиләләре
Чаллы-Азнакай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шиһапова Эльмира Хөрмәт кызын туган көне белән котлыйбыз!