Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭКОЛОГИЯ

Азнакай сабыйлары икенчел чималдан теккән киемнәр модасы күрсәтте - ФОТО

Азнакай 8 нче "Гнездышко" балалар бакчасында чималларны икенчел эшкәртү көне уңаеннан "Тылсымлы үзгәрешләр" исемле чара узды. Аның барышында балалар икенчел чималдан теккән киемнәр модасы күрсәтте, кунаклар кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышты. "Оригиналь дизайн" номинациясендә "Гнездышко" балалар бакчасына тиңнәр булмады. Икенче урынны - 13 нче "Миләшкәй", 3 нче урынны 10 нчы...

Азнакай 8 нче "Гнездышко" балалар бакчасында чималларны икенчел эшкәртү көне уңаеннан "Тылсымлы үзгәрешләр" исемле чара узды.

Аның барышында балалар икенчел чималдан теккән киемнәр модасы күрсәтте, кунаклар кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышты.

"Оригиналь дизайн" номинациясендә "Гнездышко" балалар бакчасына тиңнәр булмады. Икенче урынны - 13 нче "Миләшкәй", 3 нче урынны 10 нчы "Алтынчәч" балалар бакчалары яулады.

"Тукымадан тегелгән киемнәр" номинациясендә беренчелекне 1 нче "Аист" балалар бакчасы яуласа, икенче-өченче урыннарны 16 нчы "Әкият" һәм Илбәк авылының "Чулпан" балалар бакчалары бүлеште.

Кәгазьдән балалар нинди генә киемнәр "текмәгән" дә, кем генә булып киенмәгән иде! Биредә 18 нче "Улыбка" беренче булды. 5 нче "Кояшкай" һәм 2 нче "Теремек" балалар бакчалары - икенче һәм өченчедә.

Эльза Вәлиева, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай сабыйлары икенчел чималдан теккән киемнәр модасы күрсәтте ФОТО