23 март 2015 яңалыклары
-
“Маяк” – тарихи легенда
Менә инде 85 ел "Маяк" газетасы Азнакайның йөзе, заманчага яраклашытырып әйтсәк, төп бренды булып тора. Шушы дәвер эчендә ул районыбыз, халкыбыз, төбәгебез елъязмасына әверелде. "Маяк"-ул районның йөрәк тибеше. Район халкы елаганда елады, шатланганда шатланды, аның акыллы киңәшчесе, шатлыкларын уртаклашучысы, сердәшчесе, юл күрсәтүчесе булды. Я әйтегез, шулай түгелмени?! Районыбыз хуҗалыклары ныклап...
-
Хөрмәтле газета укучыларыбыз һәм безнең сайтка керүчеләр!
Безнең "Маяк" газетасының aznakatvo - rt.ru сайтында "Еллар узгач..." дип аталган конкурс игълан ителә. Фотосурәтләрегезне 20 марттан 3 апрельгә кадәр radik@bk.ruэлектрон адресы буенча җибәрергә кирәк. Җибәргәндә "Еллар узгач.." конкурсына дигән билге куегыз. Иң яхшы фотосурәткә Онлайн-тавыш бирү 3-нче апрельдән 9-нчы апрельга кадәр aznakatvo - rt.ru сайтында узачак. Конкурс нәтиҗәләре 10...
-
Азнакайның үз лимонады да булыр әле
Элек тормышыбызны кулланучылар җәмгыяте - райподан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел иде. Авылларда товар муллыгыннан райпо кибетләре киштәләре сыгылып торды, азык-төлек комбинатларында тутырма, ысланган балык, җиләк-җимеш консервлары ... эшләнде, халыктан хуҗалыктан артып калган чималны җыю оештырылды. Соңгы елларда райпо эшчәнлеге, гомумән, бөтен ил буенча тоныкланып калды: авылларда кибетләр...
-
Азнакайда янгынга каршы темага балалар иҗатына бәйге узды
Балаларның шаяруы аркасында янгыннарны булдырмау профилактикасы, нәниләрдә ут чыганакларына карата дөрес фикерләү тудыру максатында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм ВДПОның Азнакай участогы тарафыннан янгынга каршы темага балалар иҗатына бәйге игълан ителгән иде. Комиссия адресына 309 эш: 251 рәсем, 23 техник эш; 35 декоратив-кулланма әйберләр килде. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов...
-
Азнакайда Нәүрүз бәйрәме узды
Азнакайда Нәүрүз - язны каршылау бәйрәмен уздыру матур традициягә әйләнде. Көн белән төн тигезләшкән вакытта, язгы кыр эшләренә чыгар алдыннан үткәрелә торган халкыбызның матур йоласы ул. Шимбә көнне иртәдән үк шәһәр урамнарына таралган күңелле музыка авазлары шәһәрлеләрне чакырып торды. Бәйрәмне ачып, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәммәбезгә иминлек, муллык, бәхет...
-
Тизлек. Вакыт. Юл...
Статистика мәгълүмат-ларына караганда, юллардагы фаҗигаләр нәтиҗәсендә дөньяда ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә. Бу - көн саен 3 меңнән артык кеше дигән сүз. Корбаннарның күбесе - 15 - 44 яшьлек кешеләр. Агымдагы елның ике аенда Россия юлларында 320 фаҗигасендә 47 кеше вафат булган, шулар арасында дүрт бала...
-
Азнакайда хәйрия акциясендә шәфкатьлелек фондына 2 миллион 202 мең сум акча җыелды
Март кояшы карны гына түгел, җаннарны да эретте ул көнне. Календарьдагы 20 март көнен азнакайлылар игелекләр кылу көне дә итеп, аңа тагын да ямь, мәгънә өстәделәр. Бәхетле, игелекле җомга көне... Мәдәният йорты бусагасын үтүгә, бирегә агылучы халыкны районыбыз мәктәпләре вәкилләре каршы алды. Алар үз биләмәләрендә үстерелгән җиләк-җимеш кайнатмалары, яшелчәләр, җылы...
-
Азнакайда ярминкәләр гөрләде
Бу көнне Татарстан мәйданында иртә белән үк ярминкәләр гөрләде. Халык хәзер авыл хуҗалыгы ярминкәләрен аеруча үз итә. Алар чыннан да арзан һәм сыйфаты да яхшы. Кибеттә кайдан кайткан да, ни сатасыларын кайдан беләсең. - Менә бәрәңге алдым әле, - ди Нәҗибә апа. - Шул кадәр яхшы, шыкырдап тора. Сөйрәп булса...