22 июль 2014 яңалыклары
-
Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары азнакайлыларны кабул итте
Узган атна җомгасында Азнакайга Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов эш визиты ясады. Иртә белән ул "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә халыкны кабул итү үткәрде. Министр урынбасарына азнакайлылар нигездә шәхси гозерләре белән мөрәҗәгать итте. Җитди авырулы балаларын сәламәтләндерүдә ярдәм сораган әниләрне, медицина препаратлары белән тәэмин итүдә ташламаларга ия...
-
Азнакайда реконструкциядән соң ашыгыч ярдәм станциясе бинасын ачу тантанасы узды
Быелгы җәй дә үзенең колачлы төзелешләре, яңарыш-үзгәрешләре белән тарихта эзен калдырыр, тәгаен. Шундый күләмле эшләрнең берсе - ашыгыч ярдәм станциясе бинасын реконструкцияләү шушы көннәрдә тәмамланып, элекке атна җомгасында аны ачу тантанасы узды. Бераз гына тарихка күз ташлап алсак, районыбызда ашыгыч медицина ярдәменең 1951 нче елда ук күрсәтелә башлавын, ә инде...
-
Азнакай авылларында яңа бәйрәмнәр үтәчәк
Салкынча көннәре белән кәефне бераз җибәреп алса да, җәйнең кадерен беләбез инде без. Аның һәр көнен онытылмаслык бәйрәмгә әверелдерергә омтылабыз. Тормышыбыз әнә шундый күңелле очрашулар белән тагы да ямьләнә бит ул. Бу атнада "Авылым кичләре", "Авылым урамнары" дип исемләнгән бәйрәм-күңел ачулар Урманай, Мәнәвез авылларында үтәчәк. Ә инде әгерлеләр аны бәйге-тамаша...
-
Азнакайда балык тоту турниры узачак
Сезнең иртә таңнан торып елга-күлләргә төшкәнегез бармы? Биредә һичшиксез балыкчыга яки балыкчыларга тап булырсыз. Азнакайлыларның бу һәвәслеге елдан-ел колач ала бара. Җирлегебездә әледән-әле үткәрелеп торган балык тоту турнир-бәйгеләре дә шул хакта сөйли. 26 июльдә чираттагы турнир Туйкә авылы янәшәсендәге күл буенда 10.00 сәгатьтә башланачак. Балыкчыларның "уңышын" чүпләп, чутлап, аларга дәрт...
-
Азнакайның Шәйхетдинов урамында ишегалды бәйрәме узды
Җәйге тымызык кичләрдә шәһәребездә ишегалды бәйрәмнәрен уздыру матур традициягә әйләнде. Шундый бәйрәмнәрнең берсе "Квартал № 28" ТСЖга караган Шәйхетдинов урамы 5 нче йорт ишегалдында узды. Мәйдан әниләре күтәргән бәбиләрдән башлап әби-чәби, бабайлар, яшь-җилкенчәк, бала-чаганы - һәммәсен үзенә җыйган бүген. Кайбер кечкенә авылларның Сабан туенда да бу кадәр халык җыелмыйдыр ул....
-
Азнакай янгынчылары нефь объектларында чыккан янгынны сүндерү буенча өйрәнүләрдә катнашты
Зәп-зәңгәр күк йөзе кара төтен белән капланды. Берникадәр вакыттан зәһәр ялкын телләре дә күренде. Сирена тавышлары ишетелде. Янгын сүндерүче машина килеп туктады. Аның эченнән ялкын сүндерүчеләр чыгып, утны тиз генә юк итәр өчен, су агымы җибәрделәр... Юк-юк, курыкмагыз, сүз Азнакай районында килеп чыккан берәр янгын турында түгел. Бу 18 нче...
-
Азнакайда бу атнада салкын көннәр сакланачак
Татарстан синоптиклары фарызлавынча, Азнакайда бу атнада салкын көннәр сакланачак. Аязучан болытлы һава булачак. Яңгырлар бүген һәм ялларда көтелә. 27 июльгә кадәр көндезге һава температурасы +21 градуска кадәр генә күтәреләчәк. Төнлә +12 градуска кадәр суык булачак. Җил көчле, салкын, төньяк-көнбатыштан, секундына 7 метр тизлеккәчә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм...