Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда реконструкциядән соң ашыгыч ярдәм станциясе бинасын ачу тантанасы узды

Быелгы җәй дә үзенең колачлы төзелешләре, яңарыш-үзгәрешләре белән тарихта эзен калдырыр, тәгаен. Шундый күләмле эшләрнең берсе - ашыгыч ярдәм станциясе бинасын реконструкцияләү шушы көннәрдә тәмамланып, элекке атна җомгасында аны ачу тантанасы узды. Бераз гына тарихка күз ташлап алсак, районыбызда ашыгыч медицина ярдәменең 1951 нче елда ук күрсәтелә башлавын, ә инде...

Быелгы җәй дә үзенең колачлы төзелешләре, яңарыш-үзгәрешләре белән тарихта эзен калдырыр, тәгаен. Шундый күләмле эшләрнең берсе - ашыгыч ярдәм станциясе бинасын реконструкцияләү шушы көннәрдә тәмамланып, элекке атна җомгасында аны ачу тантанасы узды.

Бераз гына тарихка күз ташлап алсак, районыбызда ашыгыч медицина ярдәменең 1951 нче елда ук күрсәтелә башлавын, ә инде беренче пунктының 1953 елда балалар консультациясе бинасының мич ягып җылытыла торган бер бүлмәсендә урнашуын "искә төшерербез". Ашыгыч дип аталса да, ошбу хезмәт баштагы мәлне урта медперсонал тарафыннан җәяүләп һәм бары тик көн яктысында гына башкарыла. Шул ук елны "ашыгыч ярдәм" башка чыгарыла - аерым барак бирелә.

Пунктка 2 машина кайтарылып, 3 гараж да төзелә, инвентарьлар алына. Инде станция статусы алып, 1971 елда аның Островский урамындагы 22 нче күпфатирлы йортның беренче катында урнашуын азнакайлылар әле хәтерлидер. 1992 елда ул элеккеге поликлиника бинасының икенче катына күчте. Бина иркен, якты, бар яклап уңайлы.

Бүгенге көндә Азнакай районы халкына 68 кешедән торган коллектив - табиблар, фельдшерлар, машина йөртүчеләр, санитаркалар хезмәт күрсәтә. 4 бригада тәүлек әйләнә районның теләсә кайсы почмагына чыгып китәргә әзер тора. 6 санитар автомашиналар заманча җиһазландырылган. Чатлама суыкта, бихисап эсседә, җил-яңгырда, күз ачкысыз буранда - ашыгыч ярдәм һәрчак юлда.

- Сезнең кулда - кеше гомерләре. Аның никадәр җаваплы, мөһим, кичектергесез булуын әйтеп кенә дә аңлатмалы түгел, - диде тантанада чыгыш ясап район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Ә инде азнакайлыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә уңайлыклар тудыруны без үзебезнең төп бурыч итеп саныйбыз. Бина әнә ничек заманча яңартылды, юбилеегыз хөрмәтенә яңа машина да бүләк итәргә ниятләп торабыз.

Район башлыгы капиталь ремонт үткәрүдә нефтьчеләрнең дә үз өлешен кертеп, 2 миллион сум акча бирүен, Татарстан Президенты һәм министрлыкның 6,5 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтүен әйтеп узды. Реконструкция эшләрен зәвык белән һәм кыска срокларда башкарып чыккан Марсель Сәмигуллин җитәкчелегендәге ПМК коллективы уңганнарына бүләкләр тапшырды.

Тантанада башкаладан килгән кунак - Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов та катнашты һәм республикада медицина хезмәте күрсәтү өлкәсенең елдан-ел заманча җиһазлана баруын, нанотехнологияләрдән киң файдалану, юнәлешчән үзәкләр ачылуы турында әйтеп узды. Бәйрәм түрендә урын алган ветераннарга мөрәҗәгать итеп, аларның өлкәгә нигез салуда керткән өлешләрен ассызыклап, изге теләкләрен ирештерде.

Әлбәттә, эштә шундый уңайлыклар тудыручыларга район үзәк сырхауханәсе җитәкчеләре ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бинаның тышы гына әллә каян балкып, "ялтырап" тормый, эчке ягы да купшы, зәвыклы эшләнгән. Төсләр палитрасы әйтерсең лә рәссам остаханәсен чагылдыра. Пациентларны кабул итү, беренчел ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган. Һөнәри осталыкны чарлау өчен дә инвентарьлар, аерым бүлмә бар. Иркен, якты бина беренче караштан затлы ял йортына охшап китә. Барсы да без, азнакайлылар өчен. Кадерен белергә, сөенергә генә кала...

Лиза Нурлыева

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда реконструкциядән соң ашыгыч ярдәм станциясе бинасын ачу тантанасы узды