Машина йөртү таныклыгын кайтармасалар нишләргә?
Юл кагыйдәләрен бозганга, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән идем.Таныклыкны ЮХИДИ идарәсенә илтеп тапшырырга онытылган. Вакытым җиткәч, машина йөртү хокукын кире кайтаруларын сорап барган идем, “Әле вакыты чыкмаган”, – дип, тагын өч айга мәхрүм итеп кайтардылар. Хокук сакчыларының бу гамәлләре дөреслеккә туры киләме?