Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казлар үсеп, бәлеш пешерер чак җитте

Каз итеннән бәлеш рецепты.

Кайсы гына авылга барып чыксаң да, болын-сулыкларда өер-өер казларга тап буласың. Безнең халык гомер-гомергә каз асраган. Бу шөгыльнең бүген дә дәвам итүе күркәм күренеш. Авыл әнә шул каз кыйгылдавы, әтәч тавышлары, сыерлар мөгерәве белән ямьле бит инде ул. Октябрь Бүләк авылында да нәкъ уртасындагы чишмә буена җыелган оя-оя казлар күреп бик озак хозурланып тордым. Көннәр суытуга, хуҗабикәләр өмәләр башлар. Кем генә каз итеннән пешкән бәлешне яратмый икән?! Хәер, аннан ниләр генә әзерләп булмый: аш, ботка, каклаган каз, ысланган каз, тозлы каз, тутырган каз... Мин үзем казның эч-башыннан бәлеш яратам. Камырын чамалап су, кибет каймагы, тоз, бераз гына көнбагыш мае тамызып басам да, бәрәңге турап, тоз, борыч сибеп, чеметеп кенә укроп орлыгы салып болгатылган эч-башны тутырып, мичкә тыгам. Һай аның пешә башлагач өйгә чыккан исләре! Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев