Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимер тоткан тилмермәс

Туган авылында үз һөнәрен, кәсебен тапкан, хөрмәтен яулаган Насих абый – гаҗәеп тырыш, юмарт һәм киң күңелле кеше. Һичшиксез, Сабировлар – яшьләр өчен үрнәк гаилә. 

Агач та утырткан, йорт та төзегән, бер генә түгел ике ул үстерүче тимер эше остасы – авылдашым Насих абый турында сөйләп тә язып та бетерә торган түгел. Җәйнең кызган чоры – печән өстендә аны өендә күрә дә алмыйсың. 

1967 елны Кәкре Елга авылында Гөлсинә белән Нурулла Сабировларның уртанчы улы булып дөньяга килә ул. 

– Әти агач эше остасы булгач, мин кечкенәдән үк тимерче (токарь) булырга ниятләдем. Һәм сүземдә тордым да, – дип искә ала Насих абый. 

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Азнакайда тимерче һөнәрен үзләштерә. Армиягә киткәндә үк үз эшенең остасы була: дүртенче разрядлы тимерче солдатны күреп, беренче көнне үк станок артына бастыралар. Аннан соң егет туган авылына кайта. 10 ел тимерче булып хезмәт иткәч, 20 елга якын гомерен янгын сүндерү эшенә багышлый. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Әмма алай дип әйтү дә дөрес булмас: Насих абый кул кушырып утыручылардан түгел. 

90нчы елларда Илсөяр исемле кыз белән (минем укытучым! – авт.) тормыш корып җибәрәләр. Әти-әниләренең ут күршесе булып, ике катлы итеп йорт төзегәннәр. Башта бер генә сыер тотсалар, тора-бара аның санын арттырганнар: бүген хуҗалыкта дистәдән артык мөгезле эре терлек, 50 гә якын сарык асрала. 

Насих абыйның һөнәре хуҗалыкта киң кулланылыш тапкан. Мал йортына керсәң, исең китәрлек: бар да җайга салынган! Сәнәк белән печән күтәреп йөрисе түгел – малкайларга трактор ярдәмендә әле бер як капкадан, әле икенчесеннән төргәге белән печән кертелә. Улаклары төшә-күтәрелә, абзарга хәтта кайнар су сузылган. Сауган сөтне суытырга урыны да каралган. 

 - Авыр авыл хезмәтен техника җиңеләйтә инде. Хәзер мал-туарны кул белән генә печән чабып туйдырып булмый. Эшне бераз җиңеләйтергә дип иң элек трактор сатып алдык. Аңа: чана, культиватор, сабан, печән чапкыч, тырмасын, һәм башкаларны – һәммәсен үзем ясадым, – дип сөйли Насих Сабиров. 

Бәрәңге утырту, аны эшкәртү, эрегә-вакка аеру җайланмалары да бар. 

Авыл хуҗалыгы да аңа чиксез рәхмәтле: “аксаган” трактор-комбайннар Насих абый кулыннан “дәва алалар”. 

2013 елда ул Татарстан Республикасының иң яхшы 100 эшмәкәре исемлегенә кергән. 

Ир-ат өчен җитмеш төрле һөнәр дә аз, диелә татар халык мәкалендә. Агач эшен дә үз иткән ул. Өйләрендәге матур тәрәзә рамнары, ныклы ишекләр, киштәләр, икенче катка илтүче баскыч, ап-ак идәннәр, зәвык белән эшләнгән өстәл-урындыклар – һәммәсе дә аның хезмәт җимеше. 

Милли уен коралы – гармун да буйсынган Насих абыйга. 

Сабировлар гаиләсе – сәламәт яшәү рәвешенең үрнәге дә әле. Тимераякта, чаңгыда да шуарга яраталар. Насих Сабиров мәктәп укучыларын хоккей серләренә төшендерүче, аларның тренеры буларак та билгеле. 

Насих абыйның таянычы, ярдәмчесе, тормыш юлдашы Илсөяр Сәмигулла кызы 25 елдан артык Кәкре Елга авылы мәктәбендә белем бирә. Аны мәктәп коллективы һәм укучылар хөрмәт итәләр. 

- Ул һәр эшкә дә булдырам, дип тотына – шунысы ошый. Аннан соң тимер-томырны шулкадәр ярата ки, Сабантуйдан җәяү кайтканда, юлда очраган кадакны да кесәсенә кадерләп салып куя, – ди Илсөяр апа Насих абый турында. 

Энесе Нәфис Сабиров бертуганы өчен куанып яши: 

- Без өч малай үстек. Әти, урыны оҗмахта булсын, кечкенәдән хезмәт сөяргә өйрәтте. Насих абыйның да ике улы – Мансур һәм 

Илсур – тырыш, тәвәккәл егетләр. Икесе дә югары белемле, әтиләренең горурлыгы булырдай ышанычлы дәвамчылары. 

- Туган-тумача, дусларыбыз күп булганга, бу хуҗалыкта күмәкләшеп эшләү – гадәти хәл, – диде һәм алга таба да шулай ярдәмләшеп яшәргә язсын дигән теләктә калды балдызы Сәрия. 

Насих абый үзен бәхетле кеше дип саный: 

- Минем ярдәмчеләрем – тормыш иптәшем, улларым, туганнарым. Аларга мин чиксез рәхмәтлемен. Шөкер, әнием исән, аңа быел 86 яшь тула, – ди ул. 

Туган авылында үз һөнәрен, кәсебен тапкан, хөрмәтен яулаган Насих абый – гаҗәеп тырыш, юмарт һәм киң күңелле кеше. Һичшиксез, Сабировлар – яшьләр өчен үрнәк гаилә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев